В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иҗади номерларны Россиянең төрле төбәкләреннән 100 дән артык бала тәкъдим итәчәк
Денис Гордийко фотосы
Казаннан дүрт бала «Игелекле дулкын» Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестиваленең финалында һәм гала-концертында үзләренең иҗади номерларын тәкъдим итәчәк. Россия күләмендә 100 дән артык талантлы бала катнашачак фестивальнең йомгаклау чаралары инвалидлар ункөнлегендә узачак.
Бу елны бәйгедә катнашу өчен ике меңнән артык гариза юлланган. Сайлап алу турлары Казанда, Новосибирскта, Екатеринбургта, Краснодарда, Севастопольдә, Хабаровскта, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм беренче тапкыр Грозный белән Луганск шәһәрләрендә оештырылган.
Жюри 1 декабрьдә «Московский» мәдәният үзәге сәхнәсендә узачак иҗат бәйгесенең финалына 100 дән артык бала һәм яшүсмерне сайлап алган.
Бәйгедә Татарстан башкаласы данын яклап дүрт талантлы бала чыгыш ясаячак. Лундстрем исемендәге 16 нчы балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Вероника Ферапонтова дәрәҗәле жюри алдында фортепианода уйнау сәләтен, 13 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Тамирлан Гыйләҗетдинов балалайкада уйнау осталыгын күрсәтәчәк.
«Кадыш» торак комплексындагы мәдәният йортында шөгыльләнүче Мәрьям Низамова «Сәхнә сәнгате» номинациясендә Михаил Ясновның «Чья работа» шигырен сөйләячәк. Мәликә Фәтхуллина чыгышы да фестивальгә үзгә бер ямь бирәчәк.
«Игелекле дулкын» фестивалендә финалга узучыларның чыгышларын педагоглар һәм иҗади экспертлар катнашында төзелгән профессиональ жюри бәяләячәк. Алар арасында – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер, театр һәм кино продюсеры, SDVIG Казан камера театрының сәнгать җитәкчесе Михаил Волконадский, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең махсус фортепиано кафедрасы мөдире Зөлфәт Фәхрәзиев, РФ атказанган, ТР халык артисты, «Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе баш балетмейстеры Раилә Гарипова һәм Игорь Крутойның «Заманча сәнгать академиясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы иҗади үсеш үзәгенең вокал буенча педагогы Матвей Козин.
Фестиваль лауреатлары иң яхшы номерлар белән гала-концертта чыгыш ясаячак. Ул Халыкара инвалидлар көнендә, 3 декабрьдә, Казан Ратушасында узачак.
Балалар белән бергә сәхнәгә Россия эстрадасы йолдызлары: Россиянең халык артисты Игорь Крутой, Владимир Пресняков һәм Наталья Подольская, җырчы Алсу һәм яшь башкаручы Akmal' да чыгачак. Концертны Россия телевидениесе алып баручылары Вадим Такменев һәм Олимпиада Тетерич алып барачак.
Гала-концерт федераль «НТВ» каналында трансляцияләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, бу елны «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале алтынчы тапкыр уздырыла. Проект Казан мэры Илсур Метшин һәм Россия Федерациясе халык артисты Игорь Крутой тәкъдиме белән 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
Фестиваль Президентның мәдәни инициативалар фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Игелекле Казан» ярдәме белән уздырыла. Чараны шәһәр мэриясе һәм Игорь Крутойның заманча музыка академиясе оештыра.