Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.08.2019, 14:05

Каанда Вениамин Мясоедов сорнайда татар һәм рус җырларыннан попурри башкарачак

8-11 августта Татарстан башкаласында «Казан фанфаралары» фестивале узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август, Ксения Швецова). 8-11 августта Татарстан башкаласында узачак «Казан фанфаралары» фестивале кунакларын бик күп сюрпризлар һәм гадәти булмаган чыгышлар көтә. Фестивальнең иң танылган музыкантлары арасында мультиинструменталист Вениамин Мясоедов бар, ул сорнайда татар һәм рус җырларыннан попурри башкарачак. Фестивальдә беренче тапкыр Болгар тынлы оркестрының 20-дән артык укучысы чыгыш ясаячак, дип хәбәр итте «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә.

Быел «Казан фанфаралары» тынлы оркестрлар фестивале Россиянең, Казахстанның һәм Болгариянең танылган 19 оркестрыннан 700-дән артык музыкантны берләштерәчәк, алар шәһәрнең сигез мәйданчыгында чыгыш ясаячаклар.

«Фестивальдә күп санлы хәрби оркестрларның катнашуы белән кызыклы. Бу проект Оборона министрлыгы системасында эшләүче коллективларның югары профессиональ дәрәҗәсен ача, – дип үз фикерләре белән уртаклашты ТР мәдәният министры Ирада Әюпова. - Һәм без шуны да онытмаска тиеш: Кремль - ул башта оборона корылмасы, шуңа күрә тынлы оркестрлар фестивале Кремль концепциясенә туры килә торган бик органик вакыйга булып тора».

2017 елда «Казан фанфаралары» фестивале 40 меңгә якын кунак җыйды, ә 2018 елда – 90 меңгә якынны, дип билгеләп үтте Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм быел чарада тагын да күбрәк кунаклар көтелә, дип өстәде.

«Фестиваль ышанычлы рәвештә халыкара дәрәҗәгә чыга. Без ел саен башка шәһәрләрдән һәм илләрдән яңа оркестрларны җәлеп итәбез, - дип сөйләде Д.Санникова. - Мондый чара вакыйга туризмын үстерү өчен зур әһәмияткә ия һәм тулаем алганда, шәһәрнең туристик тармагын үстерүгә ярдәм итә».

Узган ел фестиваль беренче тапкыр, Казан Кремле белән генә чикләнеп калмыйча, шәһәр парклары-скверларында узды. Д.Санникова сүзләренә караганда, бу традицияне дәвам итү планлаштырыла. Әйтик, 8-нче августта оркестрларның чыгышлары – Горки-Әмәт урманында, 10-нчы августта – «Крылья Советов» паркында, ә 11-нче августта Урицкий исемендәге һәм «Черек күл» паркларында узачак.

Казан халыкара аэропорты территориясендә 10-нчы августта узачак ике сәгатьлек тынлы оркестрларның чыгышы быелгы фестивальнең үзенчәлеге булып тора.

Фестивальдә катнашучыларның 90%-ы – әлеге чарага беренче тапкыр кушылган яңа коллективлар, дип билгеләп үтте «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева. Мондый музыкантлар арасында мультиинструменталист Вениамин Мясоедов та бар.

«Бу чын оркестр-кеше, ул 10-нан артык музыка уен коралларын үзләштергән һәм виртуоз рәвештә сорнайда уйный, - дип сөйләде З.Вәлиева. – Фестиваль кунакларын абсолют эксклюзив көтә – беренче тапкыр татар җырларының көйләре сорнайда башкарылачак. Музыкант җыелма оркестр белән рус һәм татар җырлары темасына попурри башкарырга планлаштыра».

Болгариянең Велико-Тырново шәһәреннән килгән Станев исемендәге урта мәктәпнең тынлы оркестры чыгышы фестиваль кунаклары өчен тагын бер бүләк булачак. Аны 20-дән артык укучы тәкъдим итә, алар җыелма оркестр белән бергә дә, соло буларак та чыгыш ясаячак. «Бу чын эксклюзив булачак. Халыкка ошар дип өметләнәбез», - диде З.Вәлиева.

Фестиваль танылган музыкантлар коллективларын берләштергәнгә күрә, Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен шушы еллар эчендә чын вакыйга булды, дип өстәде ул. Казанга Казахстан, Богородск һәм Екатеринбургтан оркестрлар, Түбән Новгородтан гүзәл мажореткалар киләчәк.

Фестиваль WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын да читләтеп узмаячак. З.Вәлиева сүзләренә караганда, чемпионатны оештыручылар төрле мәйданчыкларда шәһәрлеләр өчен призлар уйнату һәм чемпионатка багышланган башка чаралар уздырачак.

«Әби-бабайларыбыз хәтерендә парк һәм скверларда тынлы оркестрлар уйнаган вакытлар әле дә саклана. Һәм бүген бу традиция яңадан торгызыла. Бу рухны әсир итә һәм күтәрә, шәһәр халкы һәм туристларга истә калырлык хис-кичерешләр бүләк итә, – диде ахырда Д.Санникова. – Бу фестиваль уникаль, аны берни белән дә чагыштырырга ярамый – ул безнең Россия, тарихи тынлы оркестрыбызны тәкъдим итә. Барлык шәһәр халкын һәм шәһәр кунакларын фестивальдә көтеп калабыз».

«Казан фанфаралары» фестиваленең иң матур чыгышлары Казан Кремле мәйданында узачак.

9-нчы һәм 11-нче август көннәрендә, фестивальне ачу һәм ябу вакытында, музыкантлар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөреп чыгачак. Әйтик, 9-нчы августта 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Бауман урамы буйлап оркестрлар йөреше узачак. 15.00 сәгатьтә музыкантлар Беренче Май мәйданында тезеләчәк, ә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр оркестрлар Казан Кремле буенча узачак. 16.00-16.30 сәгатьләрдә Кол Шәриф мәчете янында фестивальне ачу тантанасы була, шул ук мәйданчыкта 16.30-19.00 сәгатьләрдә плац-концерт узачак.

11-нче августта 13.30 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Бауман урамы буенча музыкантларның узуы планлаштырыла. 15.30 сәгатьтә Беренче Май мәйданында музыкантларны тезү булачак, 15.30 сәгатьтән 16.15 сәгатькә кадәр Казан Кремле буенча узу планлаштырыла. 16.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Кол Шәриф мәчете мәйданында фестивальнең ябылу тантанасы узачак.

Шуңа бәйле рәвештә 9-нчы һәм 11-нче августта Казанның кайбер үзәк урамнары транспорт хәрәкәте өчен ябылачак.

Барлык яңалыклар