Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2026, 11:39

Карл Маркс бюстын Казанның К.Маркс урамындагы скверда урнаштырачаклар

2004 елда һәйкәл сүтелгән һәм шуннан бирле саклауда булган

Фото: Денис Гордийко

Казанда немец фәлсәфәчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Карл Маркс бюстын шәһәр киңлегендә яңадан урнаштырачаклар. Һзйкәлне сүткәннән соң егерме елдан артык сакланган һәйкәлне Карл Маркс урамындагы 69 нчы йорт янындагы скверда урнаштырачаклар, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең Мәдәни мирас объектларын саклау бүлегендә.

Яңа урнаштыру урыны турында карарны Казанның Башкарма комитеты белән берлектә Күренекле шәхесләр һәм истәлекле вакыйгаларны мәңгеләштерү буенча ведомствоара комиссия кабул итте.

Карл Маркс бюсты төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Скульптура бронзадан эшләнгән һәм гранит сын пьедесталына урнаштырылган бюсттан гыйбарәт.

Башта һәйкәлне 1949 елда Свердлов урамындагы Карл Маркс исемендәге скверда урнаштырган булганнар – бүгенге көндә бу Петербург һәм Айдинов урамнары кисешкән район. 2004 елда монументны Петербург урамын төзекләндерү һәм аның статусы үзгәрү сәбәпле сүткәннәр: җәяүлеләр йөрү юлы машина йөрү өлешенә әверелә. Шуннан бирле һәйкәл саклауда торган.

ТР мәдәни мирасны саклау комитетында хәбәр итүләренчә, бюстны шәһәр мохитенә кайтару мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелгән. Моның өчен комитет Казанның Башкарма комитеты белән берлектә әзерлек эшләре алып барды: һәйкәлне урнаштыру өчен яңа урын нигезләнде һәм аны күчерү проекты эшләнде. Документлар дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсен алды.

Якын арада белгечләр бюст кую буенча тиешле процедуралар үткәрәчәкләр, шулай ук янәшәдәге территорияне төзекләндерәчәкләр. Эшләр тәмамланганнан соң һәйкәлне тантаналы ачу планлаштырыла.
Барлык яңалыклар