В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Челтәр басмасына шәһәр хакимияте карарлары кертелгән
Денис Гордийко фотосы
2025 елның 27 ноябрендәге «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында (www.docskzn.ru) шәһәр хакимиятенең түбәндәге карарлары бастырылачак:
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2021 елның 10 сентябрендәге 2290 номерлы карары
«ПГУ - 250 мәйданчыгыннан читтә урнашкан инженерлык челтәрләре һәм корылмалары» линия объекты территориясен планлаштыру һәм ызанлау проектына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2021 елның 15 ноябрендәге 2996 номерлы карары
Умырзая урамындагы территориянең бер өлешен планлаштыру проектын раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 24 октябрендәге 3692 номерлы карары
«Казан шәһәренең иң яхшы инклюзив белем бирү оешмасы» шәһәр проектында катнашучы муниципаль мәгариф учреждениеләре өчен конкурс уздыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 24 октябрендәге 3715 номерлы карары
«2026-2028 елларга Казан шәһәре муниципаль идарәсенең цифрлы трансформациясе» муниципаль программасын раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 29 октябрендәге 3748 номерлы карары
2023 елның 30 ноябрендәге 3742 номерлы Казан шәһәре Башкарма комитеты карары белән расланган Казан шәһәренең Киров районында Мулланур Вахитов, Зур Крыловка, Шоссе урамнары белән чикләнгән территорияне планлаштыру проектына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 29 октябрендәге 3751 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2019 елның 19 мартындагы 858 номерлы «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын һәм җәмәгать туклануы объектларын урнаштыруның компенсацияле урыннары реестрын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 31 октябрендәге 3777 номерлы карары
«Казан шәһәрендә иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше карарына смотр-конкурс» архитектура проектларының Казан ачык конкурсын уздыру турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 31 октябрендәге 3779 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2011 елның 18 августындагы 4662 номерлы «Гражданнарны торак урыннар алуда кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ дип тану турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 1 ноябрендәге 3801 номерлы карары
«Спорт – бердәм киңлек» проекты кысаларында гражданнарның ташламалы категориясе исемлеген раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 1 ноябрендәге 3802 номерлы карары
2026 елга Казан шәһәренең балаларга туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисади, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешләрендә өстәмә белем бирә торган мәгариф учреждениеләрен һәм балаларга өстәмә белем бирә торган күппрофильле мәгариф учреждениеләрен финанслау нормативларын раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 1 ноябрендәге 3803 номерлы карары
2026 елга Казан шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләрен финанслау нормативларын раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 1 ноябрендәге 3804 номерлы карары
2026 елга Казан шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген финанслау нормативларын раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2025 елның 10 ноябрендәге 3842 номерлы карары
Яшь гаиләләрнең түли алу мөмкинлеген исәпләү өчен 2025 елның дүртенче кварталына Казан шәһәрендә гомуми торак мәйданының бер квадрат метры бәясе нормативын билгеләү турында
«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында (www.docskzn.ru) Казан Мэрының карарлары һәм күрсәтмәләре, Казан шәһәре Думасы карарлары, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының күрсәтмәләре һәм карарлары һәм башка мөһим хәбәрләр һәм гомумшәһәр әһәмиятендәге документлар бастырыла.
«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасы (www.docskzn.ru) эшчәнлегенә кагылышлы барлык сорауларны sbornik_kgoc@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә яки +7(843)299-18-72 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә була.