Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2025, 15:37

«Казан акватлоны» турнирында 500 дән артык спортчы катнашачак

Бу якшәмбедә илнең алты төбәгеннән килгән катнашучылар җиңү өчен көч сынашачак

Денис Гордийко фотосы

Якшәмбе, 7 декабрьдә, Татарстан башкаласында «Казан акватлоны» турниры уздырыла, анда Россиянең алты төбәгеннән 500 дән артык спортчы чыгыш ясаячак. Ярышларда 13 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге катнашучылар көч сынаша.

Триатлетлар бу көнне ике дистанциядә – йөгерү һәм йөзү буенча ярышачак. Аның гомуми озынлыгы 3 чакрым чамасы. Йөгерү – Үзәк стадионда, йөзү «Оргсинтез» бассейнында оештырыла, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.

Программага «СЛ-триатлон» һәм «ПОДА-триатлон» (физик мөмкинлекләре чикле спортчылар ярыша торган спорт төре (терәк-хәрәкәт аппараты зарарлану)) дисциплиналарында параспортчылар ярышы да кертелгән. Бу көнне шулай ук 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында Триатлон буенча балалар лигасының республика ярышларының VIII этабы уздырыла. «СМУ-88» компанияләр төркеме инде икенче тапкыр чараның генераль партнеры булачак.

Ярыш мәйданында җиңү өчен Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чуваш Республикасы, шулай ук Самара һәм Кострома өлкәләреннән спортчылар көч сынашачак.

Чараны Татарстан Республикасы Триатлон федерациясе һәмм Казанның Физик тәрбия, спорт комитеты оештыра.

Алдарак Казанда РСФСРның атказанган тренеры Юрий Михайлович Красильников истәлегенә Җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышлары тәмамлануы турында хәбәр ителгән иде. Әлеге вакыйгада 1200 җиңел атлетика остасы 75 комплект медаль өчен көч сынашкан

Барлык яңалыклар

«Казан акватлоны» турнирында 500 дән артык спортчы катнашачак

Денис Гордийко фотосы

Якшәмбе, 7 декабрьдә, Татарстан башкаласында «Казан акватлоны» турниры уздырыла, анда Россиянең алты төбәгеннән 500 дән артык спортчы чыгыш ясаячак. Ярышларда 13 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге катнашучылар көч сынаша.

Триатлетлар бу көнне ике дистанциядә – йөгерү һәм йөзү буенча ярышачак. Аның гомуми озынлыгы 3 чакрым чамасы. Йөгерү – Үзәк стадионда, йөзү «Оргсинтез» бассейнында оештырыла, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.

Программага «СЛ-триатлон» һәм «ПОДА-триатлон» (физик мөмкинлекләре чикле спортчылар ярыша торган спорт төре (терәк-хәрәкәт аппараты зарарлану)) дисциплиналарында параспортчылар ярышы да кертелгән. Бу көнне шулай ук 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында Триатлон буенча балалар лигасының республика ярышларының VIII этабы уздырыла. «СМУ-88» компанияләр төркеме инде икенче тапкыр чараның генераль партнеры булачак.

Ярыш мәйданында җиңү өчен Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чуваш Республикасы, шулай ук Самара һәм Кострома өлкәләреннән спортчылар көч сынашачак.

Чараны Татарстан Республикасы Триатлон федерациясе һәмм Казанның Физик тәрбия, спорт комитеты оештыра.

Алдарак Казанда РСФСРның атказанган тренеры Юрий Михайлович Красильников истәлегенә Җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышлары тәмамлануы турында хәбәр ителгән иде. Әлеге вакыйгада 1200 җиңел атлетика остасы 75 комплект медаль өчен көч сынашкан.