Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2024, 09:22

Елына 4,8 меңнән артык казанлы «Җыю ноктасы»нда булган

Эшкәртүгә барыннан да ешрак ПВД, картон, ПЭТ, резина китергәннәр

Бер ел эчендә казанлылар «Җыю ноктасы» икенчел чимал кабул итү пунктына 80,2 тонна калдыкны эшкәртүгә тапшырганнар. Барлыгы локациядә 4,8 меңнән артык кеше булган.

Сортлауга еш кына ПВД, картон, ПЭТ һәм резина пленкасын китерәләр. Файдалы ресурсларны махсуслаштырылган эшкәртүчеләргә, мәсәлән, «Экосбор», «Экоинвест», «Вторма» компанияләренә җибәрәләр.

Хәзер «Җыю ноктасы» түбәндәге адрес буенча эшли: Васильченко ур., 6. Уртача көнгә аңа 20-22 кеше килә. Халыкка уңайлы булсын өчен «ПЖКХ» ИКнең төбәк операторы Җиңү проспектында яңа локация урнаштыра. Икенче «Җыю ноктасын» ачу ел ахырына кадәр планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Васильченко урамындагы пункт көн саен 7:00 дән 19:00 гә кадәр эшли. Мәйданчыкта 39 төр икенчел чимал кабул ителә.

Шулай ук биш фракция калдыкларын ишегалларында махсус сары челтәрләрдә калдырырга мөмкин. ТР башкаласында барлыгы 2 меңгә якын савыт бар, шуларның 241е быел урнаштырылган.

Киләчәктә компания сары челтәрләр санын арттырырга, контейнер мәйданчыкларын урнаштырырга, шулай ук шәхси бизнес сортировка белән шөгыльләнә ала торган экопромпарк төзергә планлаштыра. Бу максат өчен хәзер кишәрлекләр һәм резидентлар сайлыйлар, дип хәбәр иттеләр «ПЖКХ» компаниясендә.

Барлык яңалыклар