Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2025, 09:01

Казан Ратушасында махсус хәрби операциядә катнашучылар файдасына бал узды

Кунаклар игътибарына театраль күренешләр белән концерт программасы, биюләр, күргәзмә һәм хәйрия ярминкәсе тәкъдим ителде

Якшәмбе көнне Казан Ратушасында Казан епархиясенең яшьләр бүлеге оештырган XI Сретение хәйрия балы узды. Православие яшьләре көненә һәм Сретение Господне (Күрешү) бәйрәменә багышланган чарага йөзләрчә кунаклар: тамашачылар, репетицияләрдә катнашучылар, волонтерлар һәм МХО сугышчыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия проектлары вәкилләре җыелды. Сәламләү сүзе белән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл чыгыш ясады. Ул Казан мэры Илсур Метшинга һәм аның беренче урынбасары Денис Калинкинга православие яшьләре көненә бүләкләре – шәһәрнең иң яхшы залларының берсендә бал үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Митрополия башлыгы егетләргә һәм кызларга бүген аларның күп кенә яшьтәшләренең Ватан өчен көрәшүләре һәм көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куюлары турында искәртте. Үз чиратында, мөмкин булганча сугышчыларга ярдәм итәргә кирәк. Бу вакытта холлда МХО зонасында Россия хәрбиләренә һәм тыныч яшәүчеләргә ярдәм итү ярминкәсе җәелдерелде. Кунаклар волонтерлар әзерләгән тәм-томнар һәм сувенирлар сатып ала алдылар, шулай ук хәлләреннән килгәнчә иганә итә алдылар. Биредә үк республиканың хәйрия проектлары белән танышырга мөмкин иде.

Иң масштаблыларның берсе – «Zа Победу! Казань» хәрәкәте, 2022 елда махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны һәм активистка Евгения Коцарь инициативасы белән оештырылган. Хәйрия оешмасы экспозициясендә сугышчылар өчен төрле кием комплектлары – маскировка, җылы флис, снайперлар өчен махсус костюм, шулай ук әбиләр кулы белән бәйләнгән оекбашлар, кыр шартларында хәрби бурычларны үтәгәндә җылылыкны сакларга һәм өшүдән сакланырга мөмкинлек бирә торган өч бармаклы бияләйләр тәкъдим ителде.

«Безнең маскировка челтәрләре зур популярлык казанды, – дип сөйләде Евгения KZN.RU порталына биргән интервьюсында. – Алар бик тыгыз – бер генә тасма да сүтелмәслек итеп үрелгән – һәм бик озак хезмәт итә алалар». Күргәзмәдә Казан хәйриячеләре белән хезмәттәшлек итүче башка оешмаларның продукциясен дә күрергә мөмкин иде. Алар арасында – Серафим Саровский храмы волонтерларыннан коры душ, «Безнекеләргә ярдәм итик. Минзәлә» оешмасыннан сублимацияләнгән ашлар, мазьлар һәм шәмнәр һәм башка бик күп нәрсәләр.

«Фронт ташучылары» хәйрия фонды һәм Россия Оборона министрлыгы медальләре белән бүләкләнгән МХО волонтеры Мария Ефремова «Донбасс. Яшәргә!» автор фотокүргәзмәсен тәкъдим итте. Аның объективы батыр сугышчыларның портретларын, фронт яны территорияләренең кырыс көнкүрешен, күңелне эретә торган мәче һәм эт сыннарын гәүдәләндерде. Мария һәр ике атна саен диярлек МХО зонасына гуманитар миссия белән чыга. «Бу барлык ярдәм илебез халкы ярдәмендә башкарыла, алар җиңүгә омтыла», – дип билгеләде ул.

Катнашучылар һәм кунаклар игътибарына тарихи темага театраль күренешләр һәм биюләр булган концерт программасы тәкъдим ителде. Ике айдан артык профессиональ хореограф җитәкчелегендә шөгыльләнгән егетләр һәм кызлар вәкарь белән генә полонезда атладылар, вальста әйләнделәр, күңелле итеп кадриль биеделәр.

Евгения Коцарь искиткеч оештыручы гына түгел (шуның аркасында күп кенә бүлекчәләр кирәкле гуманитар ярдәмне вакытында ала), ә матур тавыш иясе дә булып чыкты. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясен тәмамлаган кыз рус халык җыры «Ванечка»ны a cappella башкарды. Якшәмбе мәктәпләренең балалар коллективлары кунакларны хор җырлары белән сөендерделәр, шулай ук «Щелкунчик» балетыннан бию башкардылар. Казан танк училищесы оркестры Преображенский полкы маршын уйнады.

Исегезгә төшерәбез, Христиан бәйрәме – Сретение Господне (Күрешү) – Гайсә пәйгамбәрнең акыл иясе карт Симеон белән очрашуы истәлегенә оештырылган. Сабый туганнан соң кырыгынчы көнне Мария һәм Иосиф, Иске Гаһед традициясе буенча, аны Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә алып килгәннәр. Симеонга исә бу вакыйгага кадәр бик күп алдан ук ул Коткаручыны күрмичә үлмәячәк, дип алдан әйтеп куелган булган.

Бу көн бөтен дөньяда шулай ук православие яшьләре бәйрәме булып тора. Вакыйгага багышланган баллар һәм егетләр һәм кызлар өчен очрашулар уздыру традициясенә Россия империясендә башлангыч бирелә.

Элегрәк Казанда фронтка ярдәм итүче 150 ләп активистны һәм махсус хәрби операция өчен продукция җитештерүчеләрне берләштергән «Казань за СВОих» форумы узган иде. Сретение балы, тыл һәм фронт бердәмлегенең мөһимлеген искә төшереп, бу инициативаның мантыйкый дәвамы булды.

Барлык яңалыклар