Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.01.2025, 09:02

Тавышлы һәм чагылдыручан инсталляция, урам театры һәм DJ-фургон: 2 гыйнварда Казанда вакытны кайда уздырырга

Бәйрәм чаралары программасын «Добрый интерактив» ача

Татарстан башкаласының иҗтимагый киңлекләрендә яңа ел чаралары дәвам итә. Бүген, 2 гыйнварда, шәһәр халкы тавышлы һәм чагылдыручан инсталляцияне тыңлый, диджей-сетларга бии һәм Санкт-Петербургтан урам театры тамашачысы була алачак. Булачак вакыйгалар турында — KZN.RU материалында.

«Казан» Гаилә үзәге янындагы сәхнәдә 17:00 сәгатьтә «Оперение» студиясе «Бременские музыканты» («Бремен музыкантлары») спектаклен тәкъдим итәчәк, шуннан соң музыка җыелмаларын Scratch Dj School укучылары уйнаячак. 20:00 дән 21:00 гә кадәр төп шәһәр чыршысы янында «Теләк» тавышлы һәм чагылдыручан инсталляция уйнаячак, ул тамашачыларны сәяхәткә чумдырачак һәм каршы чыгу, җиңү һәм үзгәрешләр турында сөйләячәк. Тамашаны Парклар һәм скверлар дирекциясе «НУР» халыкара медиасәнгать фестивале командасы белән берлектә оештырды.

Шәһәр урамнары буйлап 15:30 да «Елан сәяхәте» DJ-фургоны старт ала. Ул Бауман урамындагы «сәгать» монументы янында, «Мега» сәүдә үзәге янында, Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамындагы скверда, «Салават күпере» һәм «Калейдоскоп» торак районы паркларында тукталачак. Һәр урында тамашачылар белән аралашу спектакльләре күрсәтәчәкләр, ә фургон түбәсендә диджей Яңа елга багышланган танылган җырлар җыелмасын уйнаячак. Шәһәр халкы призлар уйнатуда катнаша ала. Моның өчен Ак елан әкияти персонажы белән фотога төшәргә һәм фотоны «Культура Казани» («Казан мәдәнияте») телеграм-каналында аңлатмаларда урнаштырырга кирәк.

Санкт-Петербургның «Вокруг» урам театры 15:00 тә «Салават Күпере» торак районы янындагы паркта чыгыш ясаячак, ә 18:00 дә — Серов урамындагы бульварда. Артистлар Җиргә зур галәм кораблендә очып килгән гаҗәеп һәм көлке чит планета астронавтлары турындагы «Без притяжения» («Тартымсыз») чыгышын күрсәтәчәк.

Казан Кремлендә бәйрәм чаралары 12:00 сәгатьтә «Сундук Абики» («Әбинең сандыгы») спектакленнән башлана. В 15:15, 18:00, 19:00 һәм 20:00 дә актерлар урыннарда «Окно в прошлое» («Үткәнгә тәрәзә») куелышында уйнаячак, ә 16:00 да «Сон Дедушки Мороза»ны («Кыш бабайныд төше»н) тәкъдим итәчәкләр.

Казан Кремленең Туп утарында 10:30 һәм 13:00 сәгатьтә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Добрый интерактив» («Игелекле аралашу») узачак. 11:00 дән 15:00 кә кадәр тимерче остаханәсе җәеләчәк, ә 12:00 һәм 14:00 дә «Как Иван-Пушкарь Новый год спасал» («Иван-Пушкарь ничек Яңа елны коткарган») музыкаль-театральләштерелгән тамаша булачак.

«Черек күл» паркындагы шугалак һәм прокат пункты бүген һава шартлары аркасында ябык булачак.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Яңа ел» бүлеге ачылды. Биредә мәдәни программа, җәмәгать транспорты һәм медицина учреждениеләренең бәйрәм көннәрендәге эше турында мәгълүмат тупланган.
Барлык яңалыклар