Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2018, 12:55

“Аксенов-фест-2018”: казанлылар диктант язачаклар, фильмнар караячаклар һәм яраткан язучы һәм шагыйрьләре белән очрашачаклар

Василий Аксеновның музей-йорты яңа экспонат – язучының кепкасы белән тулыланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Ксения Швецова). Быел Татарстан башкаласында 12-нче тапкыр узучы “Аксенов-фест” яңа чаралар белән тулылана. Мисал өчен, фестивальнең яңалыгы – фильмнар. Шәһәрлеләр өчен режиссерлар белән очрашулар һәм зур экранда яраткан фильмнарын карау оештырыла. Үзен язучы һәм рәссам ролендә музыкант Андрей Макаревич тәкъдим итә, ә язучы Гүзәл Яхина казанлыларны грамоталылыкка тикшерә. Бу һәм башка кызыклы чаралар хакында журналистларга Василий Аксенов музей-йортында узган матбугат конференциясендә фестивальне оештыручылар сөйләде.

Быел фестиваль “Юлчы, яисә Казанга мәңгелеккә сузылган кайту” девизы астында үтә. Шагыйрь һәм язучылардан тыш фестивальдә танылган режиссерлар Вадим Әбдрәшитов һәм Рәшид Ногманов катнаша. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, кино дөрестән дә фестивальдә беренче тапкыр ачык тап булачак. Шәһәрлеләр өчен киң кино программасы әзерләнгән. Алар арасында нәфис фильмнар да, документаль картиналар да бар. Кино карау В.Ленин ис. мәдәният сараенда оештырыла.

Гадәти булмаган рольдә – язучы һәм рәссам буларак фестивальдә Андрей Макаревич чыгыш ясый. Казанга ул үзенең берничә китабын, шулай ук күргәзмә өчен картиналарын алып килгән, аларны Аксенов йортының бер залында күреп була. “Күбесе минем белгечлегем буенча график булуымны белми дә. Музыка – минем ләззәтем, ә графика - һөнәрем”, - дип сөйләде А.Макаревич. Рәссамның картиналары түшәмгә эленгән, чөнки музей-йортта диварларны тишәргә ярамый.

Ул фестивальне булдыру идеясенең ничек барлыкка килгәнен дә искәртеп үтте: “Бу көтелмәгәндә булды, очрашуда Василий Павлович, шагыйрь Михаил Генделев, Казан Мэры Илсур Метшин бар иде. Без Казанны исебезгә төшерә башладык һәм Василий Павлович әлеге бинаның әле исән булуына шаккатты. Илсур Рәисович әйтте: бу сезнең өегез, биредә нәрсә булуын телисез. Ул җавап бирде – әдәби-джаз клубы. Шулай булды да, шуннан фестиваль шәһәр буйлап китте”.

Быелгы фестивальнең төп темаларының берсе Владимир Высоцкий иҗаты. Ул Василий Аксеновның яхшы дусты булган. Легендар музыкант турында үзенең китабын француз язучысы һәм тикшеренүчесе Ив Готье алып килде. “Казанда булуым белән мине монда алып килгән кешегә бурычлымын. Аның исеме Владимир Высоцкий. Биредә булуыма гына түгел, ә лицейда укыганда ук катлаулы рус телен өйрәнә башлавыма да ул “гаепле”, - диде Ив Готье.

Әлеге фестивальнең яңалыгы – барлык теләүчеләр “Яз, Казан!” диктантына кушыла ала. Анда Гүзәл Яхина үзенең “Деревянная Казань” дип исемләнгән текстын укый. Диктант иртәгә, 14 сентябрьдә, Казанның Үзәк китапханәсендә (Вишневский ур., 10) үтәчәк.

Матбугат конференциясе азагында язучы Альбина Әпсәләмова Василий Аксеновның шәхси әйберләре музеена аның кепкасын тапшырды. “Костюм бар, куртка, хәзер баш киеме дә булды – тулы комплект, рәхмәт”, - диде музей-йорт директоры Ирина Аксенова.

Искәртергә кирәк, “Аксенов-фест” 13-16 сентябрьдә узачак, тулы программа белән сылтама аша танышырга мөмкин.

Фоторепортаж
"Аксенов-фестта" катнашучыларның матбугат конференциясе, 13.09.2018
Видеорепортаж
13.09.2018 12:16
"Аксенов-фест" ачылу уңаеннан матбугат конференциясе
Барлык яңалыклар