В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тәүлек эчендә СОVID-19-ны 12 казанлы йоктырган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Татарстанда COVID-19 авыруының 38 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлылар. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 12 кеше Казаннан, 14 кеше – Чаллыдан, 4 кеше – Бөгелмә районыннан, 3 кеше – Баулы районыннан, 2 кеше м Лаеш районыннан, берәр кеше – Әлмәт, Югары Ослан һәм Түбән Кама районнарыннан.
29-нчы апрельгә Татарстанда 20 мең 417 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 499 кеше савыкты, шул исәптән 44 – узган тәүлектә. Республикада 243 мең 195 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 4182 кеше), шуларның 157 мең 81-е икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 9 мең 284 яңа коронавирус авыруы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 796 мең 557 кеше авырган, 4 млн 419 мең 540 кеше сәламәтләнгән, 109 мең 731 кеше үлгән.