Дин тотучылар Благовещение соборыннан алып Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). 21-нче июльдә Казанда Изге Ана иконасының могҗизалы образы белән тәре йөреше узачак. Дин тотучылар Благовещение соборыннан алып Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр узачак. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрнең үзәк урамнарында 20-нче һәм 21-нче июль көннәрендә транспорт чаралары хәрәкәте һәм туктап торуы чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
20-нче июль көнне 20:00 сәгатьтән 21-нче июль көнне 14:00 сәгатькә кадәр тыю Миславский урамы юл өлешендә, К.Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәрге участокта гамәлдә булачак.
21-нче июль көнне 6:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр автомобиль кую чикләнә:
Кремль урамы, Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр участокта;
Профсоюз урамы, Чернышевский урамыннан Ташаяк урамына кадәр участокта;
Беренче Май мәйданыннан, Кремль урамыннан алып Уң як Болак урамына кадәр участокта;
Бауман урамы, Профсоюз урамыннан алып Батурин урамына кадәр участокта;
Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына төшү юлында;
Батурин урамыннан Кремль транспорт дамбасына төшү юлында;
Батурин урамы, Кремль транспорт дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр участокта;
Большая Красная урамы, Япеев урамыннан алып Батурин урамына кадәр участокта;
К.Маркс урамы, Батурин урамыннан Япеев урамына кадәр участокта;
Япеев урамы, Дзержинский урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр участокта (кирәк булганда);
Миславский урамы, К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр участокта.