Бу шимбәдә, 2 августта, «Весна» торак комплексы янындагы паркта «Парк геройлары» проектының өченче этабының йомгаклау очрашуы узачак, анда волонтерлар территорияне җыештыруны төгәлләячәкләр.
Әлеге урында волонтерларга паркта коры үсемлекләрне һәм агач үсентеләрен җыюны дәвам итәргә кирәк булачак.
Киләсе урын Кабан күле яр буе булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Парк геройлары» проектының икенче сезонында теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен
сылтама буенча яки
Добро.РФ сайтында теркәлү узарга кирәк. Башлана 10:00 да.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биремнәрне үтәгәндә катнашучылар баллар җыя алалар. Җәй ахырында иң актив волонтерлар бүләкләр отачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Моннан алдагы урын «Аккош» күле пляжы
булды , анда 18 парк герое яр сызыгын чистартты һәм киенү өчен кабиналарын буяды.