В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хайваннар турында барлык мәгълүматлар «ВетИС» федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертелә
Марат Мөгыйнов фотосы
Узган елны Казанда 9 794 эт исәпкә алынган. Әлеге эш Татарстан Республикасында 2025 елның 1 гыйнварыннан хайваннарны теркәү кирәклеге турында мәҗбүри таләпләр гамәлгә кертелгәннән соң алып барыла башлады. Хайваннар турында барлык мәгълүматлар «ВетИС» федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертелә.
Йорт хайваннарын чип кую ярдәмендә исәпкә алалар. Әлеге процедура хайванның муен тиресе астына зурлыгы дөге бөртегедәй булган электрон чип кертүне күз алдында тота. Чипка үзенчәлекле 15 урынлы номер сугылган була. Ветеринар кодны сканер ярдәмендә укып, эт һәм аның хуҗасы турындагы мәгълүматларны ВетИС федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертә. 1 майга кадәр бушлай теркәлергә була.
Рәсмиләштерү өчен йорт хайванының хуҗасына РФ гражданины паспорты (теркәлү турындагы тамга белән), салым түләүченең шәхси номеры (ИНН) һәм шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС), этнең ветеринария паспорты (булмаган очракта, документны клиникада ук рәсмиләштерәчәкләр) кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 1 июленнән хуҗалар этләрне Татарстан Республикасының йорт хайваннарын мәҗбүри теркәү һәм аларны карап тоту шартларын үтәү турындагы законы нигезендә теркәргә тиеш. Документ Татарстан Республикасы рәисе тарафыннан 2024 елның 25 декабрендә имзаланган һәм элеккеге тәртипне гамәлдән чыгарган. Мәҗбүри теркәлүне дә исәпкә алып, хайваннарны карап тотуга карата өстәмә таләпләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 26 декабрендәге 1214 номерлы карары белән расланган.