Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2025, 18:08

«Мин авыруны җәза дип уйлаган идем»: ВИЧ-инфекцияле ананың, авырлыкларны җиңеп, бәхетле бала тәрбияләве турында

Татарстанда – 15 меңнән артык кеше, Казанда 6 меңнән артык кеше «ВИЧ-инфекция» диагнозы белән диспансер исәбендә тора, 51 балага иммунодефицит вирусы диагнозы куелган

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә, ул быел «авырлыкларны җиңү, СПИДка каршы көрәш чараларын трансформацияләү» шигаре белән уза. Татарстан Республикасында 15 832 кешегә, Казанда 6 480 кешегә ВИЧ-инфекция диагнозы куелган, 51 балада иммунодефицит вирусы ачыкланган. Заманча медицина һәм антиретровирус терапиясе (АРВТ) ярдәмендә мондый диагнозлы кешеләр тулы канлы тормыш белән яши, ә инфекцияле пациентларның гомер озынлыгы гадәти дәрәҗәгә кадәр диярлек арткан. KZN.RU порталы хәбәрчесе тумыштан ук уңай ВИЧ-статуска ия булган 21 яшьлек улын тәрбияләүче ВИЧ-инфекцияле әни кеше – Елена Николаева (исеме һәм фамилиясе үзгәртелде) белән сөйләште. Ул барлык авырлыкларны җиңеп, бәхетле бала үстерүе турында сөйләде.

Денис Гордийко фотосы

«ВИЧ – өметсезлеккә бирелеп, көрәшүдән туктау өчен сәбәп түгел»

Хәзерге вакытта 43 яшьлек Елена Николаева – бәхетле хатын һәм ике бала анасы. Әмма хәлләр гел уңай гына булмаган.

18 яшендә Елена үзендә куркыныч диагноз – «ВИЧ» бар икәнен белә. Яшь кыз егет кеше белән интим мөнәсәбәткә керә, әмма партнеры аннан иммунодефицит вирусы йоктырган булуын яшерә. Шулай итеп, тәҗрибәсезлеге һәм белемсезлеге аркасында кыз, тормышын тамырдан үзгәрткән хәлнең корбанына әверелә.

Әңгәмәдәшебез сүзләренчә, авыру ачыкланганнан соң, яшь кыз хезмәт бурычы һәм кайчандыр бирелгән Гиппократ анты буенча авыру кешеләргә ярдәм итәргә тиешле белгечләр – медицина персоналы һәм табиблар тарафыннан үзенә карата тискәре мөнәсәбәт белән очраша.

«Йогышлы авырулар табибына килгәннән соң, ул миңа ярдәм итү түгел, 16 ел гына яшисе калганын әйтеп, соңгы өмет чаткыларымны да сүндерде. Бу сүзләр хөкем карары кебек яңгырады. Мин үз-үземә йомылдым, кешеләрдән качтым, тормыштан үз теләгем белән китү теләге дә бар иде хәтта…», - дип искә төшерә Елена.

Яшь кызны тагын бер тапкыр сынау алдында калдырган вакыйга була – ул үзенең авырлы икәнен белә. Бу вакытта инде кызның вируска каршы терапия уза торган чагы була. Тормышының бу чорында Елена тагын бер тапкыр гаепләүгә дучар була – ул вакытларда әле медицина хезмәткәрләре дә җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүматлы булмый. Кабул итү вакытында хатын-кызлар консультациясендәге табиб йөклелекне өзәргә кирәклеге турында әйтә. Ләкин кыз әлеге тәкъдимне кире кага.

«Ул вакытта препаратларның барлыгы һәм моның белән генә тормышның тукталмавы турында бернинди дөрес аңлатма да булмады», - дип сөйли Елена. Шул вакытта ул СПИД-үзәккә мөрәҗәгать итә, анда кызга тикшерү билгелиләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча препаратлар язып бирәләр, аларны гомер буе эчәргә кирәклеге турында аңлаталар.

Еленага 19 яшь тулганда, аның беренче баласы Кирилл дөньяга килә (исеме үзгәртелде). Малайның шунда ук ВИЧ буенча уңай статуслы булуы билгеләнә. Бала тудыру йортында яшь әнине шундый ук диагнозлы башка хатын-кызлар һәм балалар ята торган махсус палатага билгелиләр. Һәм монда ул яңадан медперсонал тарафыннан начар мөгамәлә белән очраша.

«Иптәш кызым мине һәм баламны күрергә дип килде, бала тудыру йортына кергәндә минем рөхсәттән башка авыруым турында әйткәннәр. Ул вакытта мин әле аңа бу турыда сөйләргә әзер түгел идем, әмма аңа мәгълүматны җиткергәннәр. Шулай итеп якыннарым берьюлы ике яңалык белде, берсе – шатлыклы, икенчесе кайгылы иде – бала тууы һәм авыру турында», - дип искә ала Елена.

Баланы туу белән исәпкә куялар һәм антиретровирус терапиясе билгелиләр. Башта Еленаның улы өч-дүрт ай дәвамында сыек препаратлар кабул итә, шуннан соң медикаментлар кабул итүдә өзеклек ясыйлар. Кириллга өч яшь тулгач, терапия яңадан башлана. Пауза вакытында баланы табиблар күзәтә һәм даими рәвештә анализлар алалар. Малай сигез яшеннән һәрдаим препаратлар кабул итә башлый. Чөнки аның иммунитеты төшкән була. Шул вакытта табиб-инфекционист балага гомерлек антиретровирус терапиясе билгели.

13 яшендә әнисе малайга аның «үзенчәлекле» диагнозы турында сөйләргә була. Катлаулы психологик бурычны үтәүдә СПИД үзәге белгечләре ярдәм итә. Алар Кириллны башка уңай ВИЧ диагнозлы балалар белән очрашуларга чакыралар, шул рәвешле үзенең ялгыз түгеллеген һәм бу диагноз белән яшәргә, укырга һәм дуслар табарга мөмкин булуын аңларга ярдәм итәләр. «Без аны туганнан бирле яратып һәм кайгыртып яшәдек. Нәкъ менә шул вакытта улыбызга бик зур ярдәм кулы суздык», - диде әңгәмәдәшебез.

Елена сүзләренчә, аның улы башкалар белән аралашканда кыенлыклар кичермәгән, чөнки гаилә үзенең ВИЧ-статусы турында кешеләргә белгертмәгән. Мәктәптәге медицина картасында баланың вируслы гепатит белән авыруы турында гына язылган. «Бу негативтан качар өчен кирәк иде. Вируслы гепатит вакытында уңай ВИЧ вакытындагы кебек үк саклану чаралары кирәк», - дип аңлатты ханым.

Әмма бу хәлне әллә ни яхшыртмый, чөнки ул елларда халыкта мондый диагнозга карата толерантлык булмый әле. Елена мәктәп табибы һәм шәфкать туташы белән шәхси әңгәмәләр үткәрә – улының даими нигездә препаратлар кабул итүе һәм анализлар тапшыруы турында аңлатырга туры килә. «Мин балалар поликлиникасы һәм СПИД-үзәк белән даими элемтәдә тордым. Беркем дә күп сораулар бирми иде», - дип сөйли Елена.

Хәзер Еленаның улына 21 яшь. Егет тулы канлы тормыш белән яши, ул IT өлкәсендә урта һөнәри белем алган һәм киләчәктә югары уку йортына керергә ниятли. Егет актив тормыш рәвеше алып бара, спорт, культуризм һәм йөзү белән шөгыльләнә.

Шулай ук Елена гаиләсендә сигез яшьлек кыз үсеп килә. Әнисе күп еллар дәвамында дәвалану сәбәпле кызчыкка авыру күчми кала.

Елена әйтүенчә, авыру белән күп еллар көрәшү, үзен һәм үзенең ВИЧ-статусын кабул итү, җәмгыятьтә ВИЧ темасын аңламау һәм стигматизацияләү аша ул авырлыкларны лаеклы җиңеп чыккан һәм хәзерге вакытта тулы канлы тормыш белән яши.

«Мин бу авыруны миңа бирелгән җәза дип уйлый идем. Тик, психолог белән эшли башлагач, ВИЧ – өметсезлеккә бирелү һәм көрәшүдән туктау өчен сәбәп түгел икәнлеген аңладым», - дип сүзен йомгаклады әңгәмәдәшебез.

«Вируска сезнең җенесегез, яшегез, социаль статусыгыз мөһим түгел»

ВИЧның нәрсә икәнлеге, авыруның яшькә, матди хәлгә һәм белемгә карамыйча, һәркемгә кагылырга мөмкин булуы, ВИЧ-инфекция турындагы уйдырмалар хакында – СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең профилактика бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог Алсу Тимерханова белән әңгәмәдә.

– Алсу Камил кызы, ачык чыганакларда мәгълүмат күп булуга карамастан, кешеләр еш кына «ВИЧ» һәм «СПИД» төшенчәләрен бутый. ВИЧ-инфекция һәм СПИД нәрсә ул?

– ВИЧ – ул кешенең иммунодефицит вирусы, ул иммун системасын зарарлый һәм акрынлап җимерә. Инфекция, нинди дә булса үзенчәлекле симптомнар тудырмыйча, акрын гына үсә. ВИЧ сакланмыйча җенси мөнәсәбәткә кергәндә, кан аша һәм анадан балага күчә (ана антиретровирус терапиясен кабул итмәгән очракта).

СПИД – ул организмда яшәү дәверендә барлыкка килгән иммунодефицит синдромы. Бу аерым авыру түгел, ә ВИЧ-инфекциянең соңгы дәрәҗәсе, бу вакытта иммун системасы зарарлана һәм башка инфекцияләр, авырулар белән көрәшә алмый башлый.

– Казанда һәм Татарстанда ВИЧ-инфекциялеләр саны буенча статистика нинди? Үсеш күзәтеләме? Гомумроссия мәгълүматлары белән чагыштырганда статистика нинди?

– Татарстан Республикасы ВИЧ-инфекция уртача дәрәҗәдә таралган төбәкләр рәтенә керә. Республика буенча вәзгыять тотрыклы. Авыручылар саны 2016 елдан бирле ел саен кими бара һәм бүгенге көндә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 12,5 процентка кимрәк. Татарстанда – 15 832 кеше, Казанда 6 480 кеше диспансер исәбендә тора.

ВИЧ-инфекция, алдагы еллардагы кебек үк, күбесенчә җенси юл белән йога, соңгы 15 ел дәвамында республика территориясендә шушы юл өстенлек итә.

– Казанда ВИЧ-инфекцияле күпме бала бар һәм авыручы балалар саны артамы?

– Казанда «ВИЧ-инфекция» диагнозы белән 51 бала исәптә тора. Диспансер исәбендә торучы балалар саны кими, чөнки балалар үсә һәм балигълык яшенә җитә баралар.

– ВИЧ-уңай пациентларның социаль портреты нинди? Инфекция йоктыра торган халыкның төп өлеше ничә яшьтә?

– Бүген ВИЧ-инфекция төп төркем кысаларыннан читкә чыкты һәм гомуми популяциядә актив тарала бара. Наркотик кулланучы яки маргиналь төркем вәкиле дигән стереотип портрет өметсез искерде. Инфекциянең төп өлеше 35 яшьтән өлкәнрәкләргә туры килә – бу халыкның социаль яктан имин катламы. Диспансер исәбендә торучы ВИЧ-уңай пациентларның 85 проценттан артыгы эшкә сәләтле яшьтә.

Шулай итеп, ВИЧ-уңай пациентның социаль портреты – ул иң гадәти кеше портреты. ВИЧ/СПИД темасы бөтен җәмгыять өчен актуаль булып кала бирә, гомуми тикшеренү, авыруның күчүе һәм стигма белән көрәшү юллары турында белемнәрне арттыруның мөһимлеге турында ассызыклый.

– Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекцияне күп очракта нинди юллар белән йоктыралар?

– Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекция җенси юл белән күчә, мондый юл белән йоктыру күрсәткече 90 процентны тәшкил итә.

– Кешенең ВИЧ йоктыруын ничек белергә? ВИЧ-инфекция диагнозын кую өчен канны никадәр еш тапшырырга кирәк?

– Организмда ВИЧ булу-булмавын белүнең бердәнбер ысулы – медицина тикшерүе узу.

Барлык кешеләр өчен дә гомуми киңәш: ВИЧ-инфекциягә анализны елына ким дигәндә бер тапкыр тапшырырга кирәк. Хәтта куркыныч факторлар булмаса да, даими диспансеризация яки чек-ап кысаларында тикшеренү узу мөһим. Бу үз сәламәтлегең турында кайгырта торган яхшы һәм җаваплы гамәл.

– Гомуми кан анализын тапшырганда, гадәти медицина тикшеренүе вакытында ВИЧ-инфекция барлыгын белергә яки диагноз куярга мөмкинме?

– Юк, гомуми кан анализы һәм гадәти медицина тикшерүе ВИЧ-инфекцияне ачыклый алмый. ВИЧны диагностикалау өчен махсус анализ бирү кирәк, ул нәкъ менә вирусны (аның антигеннарын) яки аңа каршы ясалган антитәнчекләрне эзләүгә юнәлдерелгән анализ.

– Үзендә уңай ВИЧ статусы барлыгын белгән кешегә нишләргә?

– Кеше ВИЧ-инфекциягә анализ нәтиҗәсе уңай булуын белсә, белгечләрдән консультация алу һәм өстәмә тикшеренү узу өчен СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Уңай нәтиҗә расланган очракта, пациент белән мультидисциплинар команда – табиблар, психологлар, бер дәрәҗәдәге консультантлар (ВИЧ белән яшәүче һәм ярдәм күрсәтергә әзер кешеләр) эшли башлый. Пациентны диспансер исәбенә куялар һәм антиретровирус терапиясе билгелиләр.

Үзеңдә уңай ВИЧ статус барлыгын белү – ул һәрвакыт стресс һәм эмоциональ яктан тетрәнү кичерү. Әмма бу һич тә хөкем карары түгел әле. Иң мөһиме – паникага бирелмәскә һәм эзлекле рәвештә эш итәргә.

Хәзерге вакытта «ВИЧ-инфекция» диагнозы – ул әле тормыш бетте дигән сүз түгел, бу үз сәламәтлегеңә җаваплырак мөнәсәбәт таләп итә торган яңа этапның башы булып тора. Заманча антиретровирус терапиясе ярдәмендә ВИЧ белән авыручы кеше эшли, гаилә кора, сәламәт балалар таба һәм озак вакытлы, тулы канлы, бәхетле тормыш алып бара ала. Ярдәм һәм булышлык бар. Иң мөһиме – беренче адымны ясау һәм белгечләргә мөрәҗәгать итү.

– Уңай ВИЧ статуслы анадан сәламәт балалар туа аламы?

– Уңай ВИЧ статуслы анадан сәламәт балалар туарга мөмкин. Заманча медицина казанышлары нәтиҗәсендә бу процесс гадәти һәм уңышлы гамәлгә әйләнде. Ана организмындагы вирусны баса торган антиретровирус терапиясе кабул итү сәламәт бала туу өчен нигез булып тора. Әгәр уңай ВИЧ статуслы әни кеше йөккә узганчы антиретровирус терапиясе кабул итмәгән икән, аңа аны мөмкин кадәр иртәрәк билгелиләр. Максат – организмга вирус йөкләнешен (канда вирус күләмен) билгеләнми торган дәрәҗәгә кадәр киметү. Бала туганнан соң берничә атнага сироп рәвешендә антиретровирус препаратларының профилактик курсын билгелиләр. Медицина киңәшләренең барысы да үтәлгән очракта, анадан балага ВИЧ күчү куркынычы бик аз була.

– Уңай ВИЧ статуслы кешеләргә нинди терапия билгеләнә? Нинди яңа буын препаратлары бар? Алар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?

– Заманча ВИЧ терапиясе – ул куркыныч диагнозны контрольдә тота торган хроник халәткә әйләндерә, югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә торган медицина өлкәсе.

ВИЧ-инфекцияне терапияләүнең төп принциплары кандагы вирус күләмен билгеләнми торган дәрәҗәгә кадәр киметүгә, иммунитетны торгызуга, СПИД үсешен, вирус йоктыруны булдырмауга юнәлдерелгән. Канда вирус йөкләнеше билгеләнми торган кеше башкаларга ВИЧ йоктыра алмый (Н=Н принцибы).

Терапия ВИЧ белән авыручы барлык кешеләргә, иммун статусына карамастан, диагноз куелганнан соң ук билгеләнә. ВИЧны бер препарат белән генә дәваламыйлар. Төрле класстагы берничә дару комбинациясе кулланыла, барысы да аерым билгеләнә.

– «ВИЧ-инфекция» диагнозы белән гадәти тормыш алып барырга мөмкинме?

«ВИЧ-инфекция» диагнозы белән гадәти тормышны дәвам итү мөмкин генә түгел, ә кирәк тә. Яшәү тулы канлы, актив һәм озак булсын. Моның ачкычы – табибларга вакытында мөрәҗәгать итү һәм даими рәвештә заманча антиретровирус терапиясен кабул итү, шулай ук үзеңнең менталь сәламәтлегең турында кайгырту. Диагноз профессиональ яктан үсү өчен киртә була алмый. Сәламәт, бәхетле мөнәсәбәтләрдә корырга мөмкин.

«Билгеләнми торган = Тапшырмый торган» (Н=Н) принцибы – ул фәнни яктан исбатланган факт. Әгәр кеше антиретровирус терапиясен кабул итсә һәм вирус йөкләнеше билгеләнмәсә, вирус җенси партнерга күчми. Бу куркуны һәм җаваплылык йөген өстән төшерә. Медицина киңәшләрен үтәгәндә сәламәт балалар туа. Аралашу даирәсен үзгәртергә кирәкми. ВИЧ дуслык, кочаклашу, кул кысышу, уртак савыт-саба, һава, бассейн яки бәдрәф аша йога алмый. Спорт белән шөгыльләнергә, сәяхәт итәргә, актив тормыш рәвеше алып барырга мөмкин. Чикләүләр юк.

– ВИЧ йоктыруны ничек профилактикалыйлар? Кеше үзен инфекциядән саклау өчен нәрсә эшләргә тиеш?

– ВИЧ-инфекцияне профилактикалау интим якынлык мәсьәләләренә аңлы якын килүне, үзеңнең җенси сәламәтлегең турында кайгыртуны – барьерлы контрацепция чараларын куллануны, кан һәм башка биоматериаллар белән сак эш итүне, психоактив матдәләр кулланудан баш тартуны, ВИЧ-инфекциягә даими тикшеренү узуны үз эченә ала.

Әгәр дә хәвефле очрак була калса (презерватив ярылу, ВИЧ-статусы билгеле булмаган партнер белән сакланмыйча мөнәсәбәткә керү), вәзгыять «аварияле» дип карала. Бу очракта контактка кергәннән соң беренче 2 сәгать эчендә, ләкин 72 сәгатьтән дә соңга калмыйча, СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, андагы белгеч, вәзгыятьне бәяләгәннән соң, ВИЧ-инфекциянең үсешен булдырмау өчен, профилактик дәвалау билгеләячәк. ВИЧ йоктыру куркынычы белән бәйле очракларда зыян күрүчеләрне күзәтү 1 ел дәвам итә. Тикшерүне мондый хәл булган көнне һәм куркыныч мөнәсәбәттән соң 3, 6 һәм 12 ай узгач үтәргә кирәк.

– Үзенең ВИЧ-статусын белергә теләгән кеше Казанда кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш? Моны аноним рәвештә эшләп буламы?

– ВИЧ-инфекциягә тикшеренү һәм белгечләр консультациясе һәрвакытта да бушлай, аны аноним рәвештә Николай Ершов урамындагы 65 йортта, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә үтәргә була.

ВИЧ-инфекциягә бушлай, аноним тикшеренүне күчмә тест-мобильләр нигезендә дә узарга мөмкин, аларның эш графигы ТР СПИД үзәге сайтында һәм социаль челтәрләрдә игълан ителә.

ВИЧ-инфекциягә экспресс-тестларны даруханәләрдә сатып алырга һәм инструкциясен үтәп, үзең тикшерергә мөмкин.

Лаборатория ысулы белән ясала торган анализларны диспансерлаштыру, медицина тикшерүе узу вакытында яки яшәү урыны буенча поликлиникада табиб юлламасы буенча тапшырырга була

Тиешле лицензиясе булган хосусый медицина учреждениеләрендә түләүле нигездә анализ бирү мөмкинлекләре дә бар.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең рәсми сайты: www.infospid.ru

Ышаныч телефоны: +7(843) 272-70-90

Кайнар линия: +7 (800) 201-12-81

Ялгыш фикерләр булганда

ВИЧның күчү юллары турындагы уйдырмалар – иммунодефицит вирусы белән яшәүче кешеләрне дискриминацияләүнең төп сәбәпләренең берсе. Еш кына алар адекват рәвештә профилактикалауга һәм инфекцияле кешеләрне дәвалауга комачаулый.

1 нче уйдырма: ВИЧны көнкүрештә аралашканда йоктырырга мөмкин

Көнкүрештә ВИЧ-инфекцияне йоктырып булмый! Уртак савыт-саба, сөлге, урын-җир аша йоктыру мөмкин түгел. Вирус тышкы тирәлектә яшәргә сәләтсез һәм тиз таркала. Ул чынаякта калган төкерек аша да, кочаклашу һәм кул кысышу аша да йога алмый. Зарарланмаган тире вирус өчен җиңеп булмаслык киртә булып тора.

Вирус үбешкәндә дә йокмый. Селәгәйдә вирус бик аз, ул йоктыру өчен җитәрлек түгел. Вирус су аша да йога алмый һәм мондый шартларда исән калмый, шуңа күрә мунчада яки бассейнда аны йоктыру мөмкин түгел.

ВИЧ организмның биологик сыеклыклары – кан, сперма, вагиналь секрет, күкрәк сөте аша гына һәм алары да инфекция йоктыру өчен җитәрлек концентрациядә булса гына тапшырыла.

2 нче уйдырма: ВИЧ – ул «куркыныч төркемнәр»гә керүче кешеләр авыруы

ВИЧ – ул «куркыныч төркемнәр» – психоактив матдәләр кулланучылар, традицион булмаган сексуаль ориентацияле затлар һ.б. авыруы дип санау төп ялгышларның берсе. Бу искергән һәм куркыныч стереотип. ВИЧ теләсә нинди төркемнәр кысасыннан күптән чыкты инде. Бүген вирусны тапшыруда өстенлек итүче юл – ул гетеросексуаль мөнәсәбәтләр. Вируска сезнең нинди җенестә, ничә яшьтә булуыгыз, социаль статусыгыз яки сексуаль ориентациягез мөһим түгел. Нинди дә булса төркемгә керү түгел, ә үз-үзеңне ничек тотуың авыруны йоктыру куркынычын билгели.

3 нче уйдырма: Әгәр партнерың «яхшы пөхтә тышкы кыяфәттә» булса, анда ВИЧ була алмый

Бу иң куркыныч уйдырмаларның берсе. ВИЧ-инфекция 10-15 ел симптомнарсыз гына яши ала. Кеше үзен бик яхшы хис итәргә, яхшы кыяфәттә булырга һәм хәтта инфекцияле булуын белмәскә дә мөмкин. Тышкы кыяфәт – ул бернинди ВИЧ-статус күрсәткече түгел!

 

Барлык яңалыклар

«Мин авыруны җәза дип уйлаган идем»: ВИЧ-инфекцияле ананың, авырлыкларны җиңеп, бәхетле бала тәрбияләве турында

<div class="callout callout-blue"> <p> Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә, ул быел «авырлыкларны җиңү, СПИДка каршы көрәш чараларын трансформацияләү» шигаре белән уза. Татарстан Республикасында 15 832 кешегә, Казанда 6 480 кешегә ВИЧ-инфекция диагнозы куелган, 51 балада иммунодефицит вирусы ачыкланган. Заманча медицина һәм антиретровирус терапиясе (АРВТ) ярдәмендә мондый диагнозлы кешеләр тулы канлы тормыш белән яши, ә инфекцияле пациентларның гомер озынлыгы гадәти дәрәҗәгә кадәр диярлек арткан. KZN.RU порталы хәбәрчесе тумыштан ук уңай ВИЧ-статуска ия булган 21 яшьлек улын тәрбияләүче ВИЧ-инфекцияле әни кеше – Елена Николаева (исеме һәм фамилиясе үзгәртелде) белән сөйләште. Ул барлык авырлыкларны җиңеп, бәхетле бала үстерүе турында сөйләде. </p> </div> <div class="detail-picture"> <img src="https://kzn.ru/upload/iblock/857/857ea55294782dec60782a02f4e5bcbf.jpg"> <p class="detail-picture__caption"> Денис Гордийко фотосы </p> </div> <h3>«ВИЧ – өметсезлеккә бирелеп, көрәшүдән туктау өчен сәбәп түгел» </h3> <p> Хәзерге вакытта 43 яшьлек Елена Николаева – бәхетле хатын һәм ике бала анасы. Әмма хәлләр гел уңай гына булмаган. </p> <p> 18 яшендә Елена үзендә куркыныч диагноз – «ВИЧ» бар икәнен белә. Яшь кыз егет кеше белән интим мөнәсәбәткә керә, әмма партнеры аннан иммунодефицит вирусы йоктырган булуын яшерә. Шулай итеп, тәҗрибәсезлеге һәм белемсезлеге аркасында кыз, тормышын тамырдан үзгәрткән хәлнең корбанына әверелә. </p> <p> Әңгәмәдәшебез сүзләренчә, авыру ачыкланганнан соң, яшь кыз хезмәт бурычы һәм кайчандыр бирелгән Гиппократ анты буенча авыру кешеләргә ярдәм итәргә тиешле белгечләр – медицина персоналы һәм табиблар тарафыннан үзенә карата тискәре мөнәсәбәт белән очраша. </p> <p> «Йогышлы авырулар табибына килгәннән соң, ул миңа ярдәм итү түгел, 16 ел гына яшисе калганын әйтеп, соңгы өмет чаткыларымны да сүндерде. Бу сүзләр хөкем карары кебек яңгырады. Мин үз-үземә йомылдым, кешеләрдән качтым, тормыштан үз теләгем белән китү теләге дә бар иде хәтта…», - дип искә төшерә Елена. </p> <p> Яшь кызны тагын бер тапкыр сынау алдында калдырган вакыйга була – ул үзенең авырлы икәнен белә. Бу вакытта инде кызның вируска каршы терапия уза торган чагы була. Тормышының бу чорында Елена тагын бер тапкыр гаепләүгә дучар була – ул вакытларда әле медицина хезмәткәрләре дә җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүматлы булмый. Кабул итү вакытында хатын-кызлар консультациясендәге табиб йөклелекне өзәргә кирәклеге турында әйтә. Ләкин кыз әлеге тәкъдимне кире кага. </p> <p> «Ул вакытта препаратларның барлыгы һәм моның белән генә тормышның тукталмавы турында бернинди дөрес аңлатма да булмады», - дип сөйли Елена. Шул вакытта ул СПИД-үзәккә мөрәҗәгать итә, анда кызга тикшерү билгелиләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча препаратлар язып бирәләр, аларны гомер буе эчәргә кирәклеге турында аңлаталар. </p> <p> Еленага 19 яшь тулганда, аның беренче баласы Кирилл дөньяга килә (исеме үзгәртелде). Малайның шунда ук ВИЧ буенча уңай статуслы булуы билгеләнә. Бала тудыру йортында яшь әнине шундый ук диагнозлы башка хатын-кызлар һәм балалар ята торган махсус палатага билгелиләр. Һәм монда ул яңадан медперсонал тарафыннан начар мөгамәлә белән очраша. </p> <p> «Иптәш кызым мине һәм баламны күрергә дип килде, бала тудыру йортына кергәндә минем рөхсәттән башка авыруым турында әйткәннәр. Ул вакытта мин әле аңа бу турыда сөйләргә әзер түгел идем, әмма аңа мәгълүматны җиткергәннәр. Шулай итеп якыннарым берьюлы ике яңалык белде, берсе – шатлыклы, икенчесе кайгылы иде – бала тууы һәм авыру турында», - дип искә ала Елена. </p> <p> Баланы туу белән исәпкә куялар һәм антиретровирус терапиясе билгелиләр. Башта Еленаның улы өч-дүрт ай дәвамында сыек препаратлар кабул итә, шуннан соң медикаментлар кабул итүдә өзеклек ясыйлар. Кириллга өч яшь тулгач, терапия яңадан башлана. Пауза вакытында баланы табиблар күзәтә һәм даими рәвештә анализлар алалар. Малай сигез яшеннән һәрдаим препаратлар кабул итә башлый. Чөнки аның иммунитеты төшкән була. Шул вакытта табиб-инфекционист балага гомерлек антиретровирус терапиясе билгели. </p> <p> 13 яшендә әнисе малайга аның «үзенчәлекле» диагнозы турында сөйләргә була. Катлаулы психологик бурычны үтәүдә СПИД үзәге белгечләре ярдәм итә. Алар Кириллны башка уңай ВИЧ диагнозлы балалар белән очрашуларга чакыралар, шул рәвешле үзенең ялгыз түгеллеген һәм бу диагноз белән яшәргә, укырга һәм дуслар табарга мөмкин булуын аңларга ярдәм итәләр. «Без аны туганнан бирле яратып һәм кайгыртып яшәдек. Нәкъ менә шул вакытта улыбызга бик зур ярдәм кулы суздык», - диде әңгәмәдәшебез. </p> <p> Елена сүзләренчә, аның улы башкалар белән аралашканда кыенлыклар кичермәгән, чөнки гаилә үзенең ВИЧ-статусы турында кешеләргә белгертмәгән. Мәктәптәге медицина картасында баланың вируслы гепатит белән авыруы турында гына язылган. «Бу негативтан качар өчен кирәк иде. Вируслы гепатит вакытында уңай ВИЧ вакытындагы кебек үк саклану чаралары кирәк», - дип аңлатты ханым. </p> <p> Әмма бу хәлне әллә ни яхшыртмый, чөнки ул елларда халыкта мондый диагнозга карата толерантлык булмый әле. Елена мәктәп табибы һәм шәфкать туташы белән шәхси әңгәмәләр үткәрә – улының даими нигездә препаратлар кабул итүе һәм анализлар тапшыруы турында аңлатырга туры килә. «Мин балалар поликлиникасы һәм СПИД-үзәк белән даими элемтәдә тордым. Беркем дә күп сораулар бирми иде», - дип сөйли Елена. </p> <p> Хәзер Еленаның улына 21 яшь. Егет тулы канлы тормыш белән яши, ул IT өлкәсендә урта һөнәри белем алган һәм киләчәктә югары уку йортына керергә ниятли. Егет актив тормыш рәвеше алып бара, спорт, культуризм һәм йөзү белән шөгыльләнә. </p> <p> Шулай ук Елена гаиләсендә сигез яшьлек кыз үсеп килә. Әнисе күп еллар дәвамында дәвалану сәбәпле кызчыкка авыру күчми кала. </p> <p> Елена әйтүенчә, авыру белән күп еллар көрәшү, үзен һәм үзенең ВИЧ-статусын кабул итү, җәмгыятьтә ВИЧ темасын аңламау һәм стигматизацияләү аша ул авырлыкларны лаеклы җиңеп чыккан һәм хәзерге вакытта тулы канлы тормыш белән яши. </p> <p> «Мин бу авыруны миңа бирелгән җәза дип уйлый идем. Тик, психолог белән эшли башлагач, ВИЧ – өметсезлеккә бирелү һәм көрәшүдән туктау өчен сәбәп түгел икәнлеген аңладым», - дип сүзен йомгаклады әңгәмәдәшебез. </p> <h3> «Вируска сезнең җенесегез, яшегез, социаль статусыгыз мөһим түгел» </h3> <p> ВИЧның нәрсә икәнлеге, авыруның яшькә, матди хәлгә һәм белемгә карамыйча, һәркемгә кагылырга мөмкин булуы, ВИЧ-инфекция турындагы уйдырмалар хакында – СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең профилактика бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог Алсу Тимерханова белән әңгәмәдә. </p> <h3> – Алсу Камил кызы, ачык чыганакларда мәгълүмат күп булуга карамастан, кешеләр еш кына «ВИЧ» һәм «СПИД» төшенчәләрен бутый. ВИЧ-инфекция һәм СПИД нәрсә ул? </h3> <p> – ВИЧ – ул кешенең иммунодефицит вирусы, ул иммун системасын зарарлый һәм акрынлап җимерә. Инфекция, нинди дә булса үзенчәлекле симптомнар тудырмыйча, акрын гына үсә. ВИЧ сакланмыйча җенси мөнәсәбәткә кергәндә, кан аша һәм анадан балага күчә (ана антиретровирус терапиясен кабул итмәгән очракта). </p> <p> СПИД – ул организмда яшәү дәверендә барлыкка килгән иммунодефицит синдромы. Бу аерым авыру түгел, ә ВИЧ-инфекциянең соңгы дәрәҗәсе, бу вакытта иммун системасы зарарлана һәм башка инфекцияләр, авырулар белән көрәшә алмый башлый. </p> <h3> – Казанда һәм Татарстанда ВИЧ-инфекциялеләр саны буенча статистика нинди? Үсеш күзәтеләме? Гомумроссия мәгълүматлары белән чагыштырганда статистика нинди? </h3> <p> – Татарстан Республикасы ВИЧ-инфекция уртача дәрәҗәдә таралган төбәкләр рәтенә керә. Республика буенча вәзгыять тотрыклы. Авыручылар саны 2016 елдан бирле ел саен кими бара һәм бүгенге көндә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 12,5 процентка кимрәк. Татарстанда – 15 832 кеше, Казанда 6 480 кеше диспансер исәбендә тора. </p> <p> ВИЧ-инфекция, алдагы еллардагы кебек үк, күбесенчә җенси юл белән йога, соңгы 15 ел дәвамында республика территориясендә шушы юл өстенлек итә. </p> <h3> – Казанда ВИЧ-инфекцияле күпме бала бар һәм авыручы балалар саны артамы? </h3> <p> – Казанда «ВИЧ-инфекция» диагнозы белән 51 бала исәптә тора. Диспансер исәбендә торучы балалар саны кими, чөнки балалар үсә һәм балигълык яшенә җитә баралар. </p> <h3> – ВИЧ-уңай пациентларның социаль портреты нинди? Инфекция йоктыра торган халыкның төп өлеше ничә яшьтә? </h3> <p> – Бүген ВИЧ-инфекция төп төркем кысаларыннан читкә чыкты һәм гомуми популяциядә актив тарала бара. Наркотик кулланучы яки маргиналь төркем вәкиле дигән стереотип портрет өметсез искерде. Инфекциянең төп өлеше 35 яшьтән өлкәнрәкләргә туры килә – бу халыкның социаль яктан имин катламы. Диспансер исәбендә торучы ВИЧ-уңай пациентларның 85 проценттан артыгы эшкә сәләтле яшьтә. </p> <p> Шулай итеп, ВИЧ-уңай пациентның социаль портреты – ул иң гадәти кеше портреты. ВИЧ/СПИД темасы бөтен җәмгыять өчен актуаль булып кала бирә, гомуми тикшеренү, авыруның күчүе һәм стигма белән көрәшү юллары турында белемнәрне арттыруның мөһимлеге турында ассызыклый. </p> <h3> – Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекцияне күп очракта нинди юллар белән йоктыралар? </h3> <p> – Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекция җенси юл белән күчә, мондый юл белән йоктыру күрсәткече 90 процентны тәшкил итә. </p> <h3> – Кешенең ВИЧ йоктыруын ничек белергә? ВИЧ-инфекция диагнозын кую өчен канны никадәр еш тапшырырга кирәк? </h3> <p> – Организмда ВИЧ булу-булмавын белүнең бердәнбер ысулы – медицина тикшерүе узу. </p> <p> Барлык кешеләр өчен дә гомуми киңәш: ВИЧ-инфекциягә анализны елына ким дигәндә бер тапкыр тапшырырга кирәк. Хәтта куркыныч факторлар булмаса да, даими диспансеризация яки чек-ап кысаларында тикшеренү узу мөһим. Бу үз сәламәтлегең турында кайгырта торган яхшы һәм җаваплы гамәл. </p> <h3> – Гомуми кан анализын тапшырганда, гадәти медицина тикшеренүе вакытында ВИЧ-инфекция барлыгын белергә яки диагноз куярга мөмкинме? </h3> <p> – Юк, гомуми кан анализы һәм гадәти медицина тикшерүе ВИЧ-инфекцияне ачыклый алмый. ВИЧны диагностикалау өчен махсус анализ бирү кирәк, ул нәкъ менә вирусны (аның антигеннарын) яки аңа каршы ясалган антитәнчекләрне эзләүгә юнәлдерелгән анализ. </p> <h3> – Үзендә уңай ВИЧ статусы барлыгын белгән кешегә нишләргә? </h3> <p> – Кеше ВИЧ-инфекциягә анализ нәтиҗәсе уңай булуын белсә, белгечләрдән консультация алу һәм өстәмә тикшеренү узу өчен СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Уңай нәтиҗә расланган очракта, пациент белән мультидисциплинар команда – табиблар, психологлар, бер дәрәҗәдәге консультантлар (ВИЧ белән яшәүче һәм ярдәм күрсәтергә әзер кешеләр) эшли башлый. Пациентны диспансер исәбенә куялар һәм антиретровирус терапиясе билгелиләр. </p> <p> Үзеңдә уңай ВИЧ статус барлыгын белү – ул һәрвакыт стресс һәм эмоциональ яктан тетрәнү кичерү. Әмма бу һич тә хөкем карары түгел әле. Иң мөһиме – паникага бирелмәскә һәм эзлекле рәвештә эш итәргә. </p> <p> Хәзерге вакытта «ВИЧ-инфекция» диагнозы – ул әле тормыш бетте дигән сүз түгел, бу үз сәламәтлегеңә җаваплырак мөнәсәбәт таләп итә торган яңа этапның башы булып тора. Заманча антиретровирус терапиясе ярдәмендә ВИЧ белән авыручы кеше эшли, гаилә кора, сәламәт балалар таба һәм озак вакытлы, тулы канлы, бәхетле тормыш алып бара ала. Ярдәм һәм булышлык бар. Иң мөһиме – беренче адымны ясау һәм белгечләргә мөрәҗәгать итү. </p> <h3> – Уңай ВИЧ статуслы анадан сәламәт балалар туа аламы? </h3> <p> – Уңай ВИЧ статуслы анадан сәламәт балалар туарга мөмкин. Заманча медицина казанышлары нәтиҗәсендә бу процесс гадәти һәм уңышлы гамәлгә әйләнде. Ана организмындагы вирусны баса торган антиретровирус терапиясе кабул итү сәламәт бала туу өчен нигез булып тора. Әгәр уңай ВИЧ статуслы әни кеше йөккә узганчы антиретровирус терапиясе кабул итмәгән икән, аңа аны мөмкин кадәр иртәрәк билгелиләр. Максат – организмга вирус йөкләнешен (канда вирус күләмен) билгеләнми торган дәрәҗәгә кадәр киметү. Бала туганнан соң берничә атнага сироп рәвешендә антиретровирус препаратларының профилактик курсын билгелиләр. Медицина киңәшләренең барысы да үтәлгән очракта, анадан балага ВИЧ күчү куркынычы бик аз була. </p> <h3> – Уңай ВИЧ статуслы кешеләргә нинди терапия билгеләнә? Нинди яңа буын препаратлары бар? Алар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле? </h3> <p> – Заманча ВИЧ терапиясе – ул куркыныч диагнозны контрольдә тота торган хроник халәткә әйләндерә, югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә торган медицина өлкәсе. </p> <p> ВИЧ-инфекцияне терапияләүнең төп принциплары кандагы вирус күләмен билгеләнми торган дәрәҗәгә кадәр киметүгә, иммунитетны торгызуга, СПИД үсешен, вирус йоктыруны булдырмауга юнәлдерелгән. Канда вирус йөкләнеше билгеләнми торган кеше башкаларга ВИЧ йоктыра алмый (Н=Н принцибы). </p> <p> Терапия ВИЧ белән авыручы барлык кешеләргә, иммун статусына карамастан, диагноз куелганнан соң ук билгеләнә. ВИЧны бер препарат белән генә дәваламыйлар. Төрле класстагы берничә дару комбинациясе кулланыла, барысы да аерым билгеләнә. </p> <h3> – «ВИЧ-инфекция» диагнозы белән гадәти тормыш алып барырга мөмкинме? </h3> <p> «ВИЧ-инфекция» диагнозы белән гадәти тормышны дәвам итү мөмкин генә түгел, ә кирәк тә. Яшәү тулы канлы, актив һәм озак булсын. Моның ачкычы – табибларга вакытында мөрәҗәгать итү һәм даими рәвештә заманча антиретровирус терапиясен кабул итү, шулай ук үзеңнең менталь сәламәтлегең турында кайгырту. Диагноз профессиональ яктан үсү өчен киртә була алмый. Сәламәт, бәхетле мөнәсәбәтләрдә корырга мөмкин. </p> <p> «Билгеләнми торган = Тапшырмый торган» (Н=Н) принцибы – ул фәнни яктан исбатланган факт. Әгәр кеше антиретровирус терапиясен кабул итсә һәм вирус йөкләнеше билгеләнмәсә, вирус җенси партнерга күчми. Бу куркуны һәм җаваплылык йөген өстән төшерә. Медицина киңәшләрен үтәгәндә сәламәт балалар туа. Аралашу даирәсен үзгәртергә кирәкми. ВИЧ дуслык, кочаклашу, кул кысышу, уртак савыт-саба, һава, бассейн яки бәдрәф аша йога алмый. Спорт белән шөгыльләнергә, сәяхәт итәргә, актив тормыш рәвеше алып барырга мөмкин. Чикләүләр юк. </p> <h3> – ВИЧ йоктыруны ничек профилактикалыйлар? Кеше үзен инфекциядән саклау өчен нәрсә эшләргә тиеш? </h3> <p> – ВИЧ-инфекцияне профилактикалау интим якынлык мәсьәләләренә аңлы якын килүне, үзеңнең җенси сәламәтлегең турында кайгыртуны – барьерлы контрацепция чараларын куллануны, кан һәм башка биоматериаллар белән сак эш итүне, психоактив матдәләр кулланудан баш тартуны, ВИЧ-инфекциягә даими тикшеренү узуны үз эченә ала. </p> <p> Әгәр дә хәвефле очрак була калса (презерватив ярылу, ВИЧ-статусы билгеле булмаган партнер белән сакланмыйча мөнәсәбәткә керү), вәзгыять «аварияле» дип карала. Бу очракта контактка кергәннән соң беренче 2 сәгать эчендә, ләкин 72 сәгатьтән дә соңга калмыйча, СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, андагы белгеч, вәзгыятьне бәяләгәннән соң, ВИЧ-инфекциянең үсешен булдырмау өчен, профилактик дәвалау билгеләячәк. ВИЧ йоктыру куркынычы белән бәйле очракларда зыян күрүчеләрне күзәтү 1 ел дәвам итә. Тикшерүне мондый хәл булган көнне һәм куркыныч мөнәсәбәттән соң 3, 6 һәм 12 ай узгач үтәргә кирәк. </p> <h3> – Үзенең ВИЧ-статусын белергә теләгән кеше Казанда кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш? Моны аноним рәвештә эшләп буламы? </h3> <p> – ВИЧ-инфекциягә тикшеренү һәм белгечләр консультациясе һәрвакытта да бушлай, аны аноним рәвештә Николай Ершов урамындагы 65 йортта, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә үтәргә була. </p> <p> ВИЧ-инфекциягә бушлай, аноним тикшеренүне күчмә тест-мобильләр нигезендә дә узарга мөмкин, аларның эш графигы ТР СПИД үзәге сайтында һәм социаль челтәрләрдә игълан ителә. </p> <p> ВИЧ-инфекциягә экспресс-тестларны даруханәләрдә сатып алырга һәм инструкциясен үтәп, үзең тикшерергә мөмкин. </p> <p> Лаборатория ысулы белән ясала торган анализларны диспансерлаштыру, медицина тикшерүе узу вакытында яки яшәү урыны буенча поликлиникада табиб юлламасы буенча тапшырырга була </p> <p> Тиешле лицензиясе булган хосусый медицина учреждениеләрендә түләүле нигездә анализ бирү мөмкинлекләре дә бар. </p> <p> «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең рәсми сайты: <a href="http://www.infospid.ru">www.infospid.ru</a> </p> <p> Ышаныч телефоны: +7(843) 272-70-90 </p> <p> Кайнар линия: +7 (800) 201-12-81 </p> <h3> Ялгыш фикерләр булганда </h3> <p> ВИЧның күчү юллары турындагы уйдырмалар – иммунодефицит вирусы белән яшәүче кешеләрне дискриминацияләүнең төп сәбәпләренең берсе. Еш кына алар адекват рәвештә профилактикалауга һәм инфекцияле кешеләрне дәвалауга комачаулый. </p> <h3> 1 нче уйдырма: ВИЧны көнкүрештә аралашканда йоктырырга мөмкин </h3> <p> Көнкүрештә ВИЧ-инфекцияне йоктырып булмый! Уртак савыт-саба, сөлге, урын-җир аша йоктыру мөмкин түгел. Вирус тышкы тирәлектә яшәргә сәләтсез һәм тиз таркала. Ул чынаякта калган төкерек аша да, кочаклашу һәм кул кысышу аша да йога алмый. Зарарланмаган тире вирус өчен җиңеп булмаслык киртә булып тора. </p> <p> Вирус үбешкәндә дә йокмый. Селәгәйдә вирус бик аз, ул йоктыру өчен җитәрлек түгел. Вирус су аша да йога алмый һәм мондый шартларда исән калмый, шуңа күрә мунчада яки бассейнда аны йоктыру мөмкин түгел. </p> <p> ВИЧ организмның биологик сыеклыклары – кан, сперма, вагиналь секрет, күкрәк сөте аша гына һәм алары да инфекция йоктыру өчен җитәрлек концентрациядә булса гына тапшырыла. </p> <h3> 2 нче уйдырма: ВИЧ – ул «куркыныч төркемнәр»гә керүче кешеләр авыруы </h3> <p> ВИЧ – ул «куркыныч төркемнәр» – психоактив матдәләр кулланучылар, традицион булмаган сексуаль ориентацияле затлар һ.б. авыруы дип санау төп ялгышларның берсе. Бу искергән һәм куркыныч стереотип. ВИЧ теләсә нинди төркемнәр кысасыннан күптән чыкты инде. Бүген вирусны тапшыруда өстенлек итүче юл – ул гетеросексуаль мөнәсәбәтләр. Вируска сезнең нинди җенестә, ничә яшьтә булуыгыз, социаль статусыгыз яки сексуаль ориентациягез мөһим түгел. Нинди дә булса төркемгә керү түгел, ә үз-үзеңне ничек тотуың авыруны йоктыру куркынычын билгели. </p> <h3> 3 нче уйдырма: Әгәр партнерың «яхшы пөхтә тышкы кыяфәттә» булса, анда ВИЧ була алмый </h3> <p> Бу иң куркыныч уйдырмаларның берсе. ВИЧ-инфекция 10-15 ел симптомнарсыз гына яши ала. Кеше үзен бик яхшы хис итәргә, яхшы кыяфәттә булырга һәм хәтта инфекцияле булуын белмәскә дә мөмкин. Тышкы кыяфәт – ул бернинди ВИЧ-статус күрсәткече түгел! </p> <p>   </p>