Иртәгә Казанда яшенле яңгыр фаразлана
Татарстанда һәм Казанда 29 апрельдә кичен, 30 апрельдә төнлә һәм көндез көчле җил 15-20 м/с, көндез локаль рәвештә 23 м/с, ТР башкаласында – 15-20 м/с, иртән һәм көндез 30 апрельдә аерым районнарда көчле җил булыр дип фаразлана.
Республика башкаласында бүген төнлә зур булмаган яңгыр явачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +5..+7 градус. Иртән һәм көндез урыны белән яңгыр, аерым районнарда яшен фаразлана. Термометрлар баганалары +11..+13 градуска кадәр күтәреләчәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан башкаласында яңа температура рекорды теркәлде – һава температурасы 24,1 градуска кадәр күтәрелде. Алдагы абсолют рекорд Казанда 1975 елда теркәлгән һәм 22,8 градус тәшкил иткән.