Катнашучылар хайваннарны дөрес социальләштерергә һәм дүрт аяклы дусларын аңларга өйрәнәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
Ул дүрт аяклы дусларны дөрес социальләштерергә һәм аңларга өйрәтәчәк. Дәресләр хуҗа белән эт арасында эмоциональ бәйләнешне ныгытырга ярдәм итәчәк.
«Крылья Советов» паркында теләүчеләрне 7 нче апрельдә көтәчәкләр, ә бер атнадан соң, 14 нче апрельдә, Горки-Әмәт урманында да дәрес узачак. «Весна» торак комплексы янындагы паркта очрашу 21 нче апрельдә оештырыла. Салават Күпере торак районының җәмәгать киңлегендә белгеч белән 28 нче апрельдә аралашырга мөмкин булачак. Дәресләр 13:00 сәгатьтә йорт хайваннарын йөртү мәйданчыкларында башланачак.
Катнашу бушлай, әмма Полина Кучеевага язылырга кирәк. Дәресләргә карантин чорын узган, вакцинацияләнгән һәм паразитлары булмаган 3,5 айдан зуррак яшьтәге көчекләр кертелә, дип хәбәр итә шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе.