Мәйданчыкта лекторияләр, интерактив һәм хәйрия зоналары эшләячәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). Киләсе якшәмбедә, 20 нче августта, Фучик урамындагы бульварда быел өченче «Лапа дружбы» хәйрия акциясе узачак. Мәйданчыкта лекторияләр, интерактив һәм хәйрия зоналары эшләячәк.
Килүчеләр приют хайваннары белән таныша һәм ошаганнарын өенә алып кайта, Petlife клиникасы табибларыннан консультацияләр ала, «Яшь ветеринария» мастер-классында катнаша, шулай ук хәйрия ярминкәсендә товарлар һәм тәм-томнар сатып ала алачак.
Чара 15:00 дән 19:00 гә кадәр этләрне йөртү мәйданчыгында узачак. Яңа йорт хайваннарын алырга теләүчеләр үзләре белән паспорт алырга тиеш – алар хайванны тапшыру турында килешү буенча гына бирелә, дип ачыклык кертә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
16:30 сәгатьтә «Сәламәтлекнең 10 адымы: эт авыруларын тумыштан алып бәхетле картлыкка кадәр профилактикалау» лекциясен ветеринар-хирург Алиса Гаева үткәрәчәк.
17:30 сәгатьтә инструктор, этләр белән бию буенча спортчы Регина Мөхмәтхановадан «Койрыклыларның файдалы ялы һәм уңайлы йөрү серләре» лекциясе башлана.
Акция вакытында «игелек өстәле» эшләячәк, анда теләгән һәркем азык, пеленкалар, мискиләр, наполнительләр калдыра алачак. Җыелган әйберләрнең барысын да акциядә катнашучыларга тапшырачаклар.