«УРАМ» экстрим-паркында узган күргәзмәдә 500 дән артык кеше булган
Фото: Денис Гордийко
«УРАМ» экстрим-паркында узган күргәзмәне 500 дән артык кеше караган. Кунаклар өчен хәйрия ярминкәсе, мастер-класслар, психосоматолог лекциясе һәм биоэтика дәресе оештырылган.
Акциягә барлыгы 70 йорт хайваны тәкъдим ителгән. Алар барысы да вакцинация һәм стерилизация үттеләр, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрлеләр 6 нчы апрельдә, шимбә көнне, йорт хайваннарына котыру авыруыннан бушлай прививка ясата алачак.
Мобиль пунктлар Салмачы торак массивында, Центральная урамы, 18 һәм 70а адресы буенча урнашкан мәйданчыкларда эшләячәк. Дәүләт ветеринария клиникасы белгечләре 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр кизү торачак.
Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча Вахитов һәм Идел буе районнарының дәүләт ветеринария хезмәтендә белергә мөмкин: +7(843)298-53-02 һәм +7(967)772-96-38.