Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2023, 16:22

«Лапа дружбы» акциясендә казанлылар шәһәр приютыннан этләр ала алачак

Чара программасына интерактив зона, лекцияләр, хәйрия ярминкәсе һәм ветеринария табибы консультациясе кергән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). Казанның Урицкий паркында якшәмбе көнне «Лапа дружбы» хәйрия акциясе узачак. Шәһәрлеләр приюттагы этләрне үзләренә ала, ветеринария табибы белән киңәшләшә һәм хәйрия ярминкәсендә катнаша алачак. Паркта балалар өчен «Яшь ветеринар» интерактив зонасы эшләячәк.

Акциядә 10 нан артык эт катнашачак, алар арасында өч аяклы Юпитер да булачак – аның бер аягын ампутацияләгәннәр, ул кеше кулыннан зыян күргән. Юпитер акыллы һәм яхшы эт, уйнарга, иркәләнергә, урамда йөрергә ярата һәм башка этләр белән бик яхшы аралаша. Аңа 1,5 яшь, прививкаланган һәм печтерелгән.

Лабрадор метисы Дендик та булачак. Аңа 11 ай, ул прививкаланган һәм печтерелгән. Эт аралашучан, тыңлаучан, вольерда йөрергә күнеккән.

Ике яшьлек Руна шәхси йортта яшәү өчен яраклы. Ул – бик яхшы дус һәм сакчы, балаларны ярата. Башка хайваннарга сак карый. Руна тәмле төшке аш ашарга, урамда озак йөрергә һәм иркәләнергә ярата. Кайбер командаларны белә. Вакцинацияләнгән, стерильләштерелгән.

Йорт хайваннарын килешү буенча тапшырачаклар, шуңа күрә үзең белән паспорт алырга кирәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

Акция этләр йөрү мәйданчыгында 16:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак. Бу вакытта лекторий һәм «яхшылык өстәле» эшләячәк, анда азык, пеленкалар, мискалар, сеңдергечләр һәм амуниция калдырырга мөмкин.

Лекцияләр җәдвәле:

17:30 да – «Этләр иминлеге. Аларның гомерләрен озайтуның 10 ысулы», спикер – Гуманлы кинологлар ассоциациясе әгъзасы Мария Титова;

18:30 да – лекция «Кастрация һәм стерилизация: иң киң таралган операцияләр турында мифлар һәм фактлар», аны ветеринария хирургы Алисә Гаева укыячак.

Исегезгә төшерәбез, 25 нче июньдә «Крылья Советов» паркында узган акциядә дүрт эт яңа йортлы булды. Казанлылар 140 кг азык, 30 пакет пеленка һәм 30 пакет сеңдергеч җыйдылар. Ике ел эчендә казанлылар шундый акцияләр кысаларында 60 йорт хайванын үзләренә алган.

Барлык яңалыклар