В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елгы бәйге гаризалар саны буенча рекорд куйган: әлеге сезонда катнашу өчен 327 анкета юлланган
Бүген Казанда «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык фестивале тәмамланды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетында узды. 13 номинациядә җиңүчеләргә дипломнарны һәм бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды. Фестиваль үзе гастрономия буенча Россиянең рекордлар китабына кертелгән.
Марат Мөгыйнов фотосы
Бәйге программасы кунакчыллык хезмәтенең барлык юнәлешләренә дә кагыла. Илнең 29 төбәгеннән җыелган 200 пешекче, кондитер, портье, ресторан менеджерлары, шәһәр блогерлары, туризм менеджерлары, барменнар, горничныйлар, официантлар фестивальдә үзләренең һөнәри сәләтләрен күрсәтте.
Быел һөнәрләр исемлеге тулыландырылган: «Иң яхшы бариста», «Иң яхшы маркетолог» номинацияләре кертелгән. Яшьләр белән эшләүгә аерым өстенлек бирелеп, алар өчен махсус юнәлешләр – «Күтәрелә торган йолдыз. Туризм буенча иң яхшы менеджер» һәм «Булачак кунакчыллык йолдызы». Иң яхшы официант» номинацияләре уйлап табылган.

Казан мэры Илсур Метшин тармакның «аякка басу» тарихын искә төшереп, кунакчыллык индустриясе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте.
«Универсиада алдыннан безгә бик күп яңа кунакханәләр кирәклеге аңлашыла иде. Без ул вакытта актив төзедек, ләкин аларда кем эшләячәк? дигән сорау туды. Ул вакытта, юл башында гына идек әле без. Дөньякүләм вакыйга өчен төзелгән беренче яңа кунакханәләрдә үз-үзенә ышанычы булмаган егет-кызлар эшләде дисәм, һич тә ялгыш булмас. Моны җайга салу өчен без белем бирү форумнары үткәрә башладык, тармакның иң яхшы башкала экспертларын чакырттык. Бу хәлләрдән соң нибары ике ел вакыт узды. Һәм спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырганда шул ук кунакханәләрдә бөтенләй башкача эшләүче яшьләребезне очраттык. Алар үз-үзенә ышаныч белән карый торган чын профессионаллар иде. Кайчан елмаерга, кайчан кырыс булырга, кайчан ягымлы мөгамәлә кирәклеген бик яхшы аңлый иде алар. Бу вакыт эчендә кунакчыллык хезмәте белән бергә, тармак үзе дә яхшы якка үзгәрде», - дип билгеләде Илсур Метшин.

Фестивальдә уртача һөнәри стажы 4,4 ел тирәсе булган белгечләр катнашкан.
Бәйгедә катнашучыларның осталыгын 59 эксперт – Казанның 48 әйдәп баручы белгече һәм Россиянең башка төбәкләреннән чакырылган 11 профессионал бәяләгән.
Конкурс йомгаклары буенча 39 җиңүче һәм призер билгеләнгән. «Иң яхшы портье» номинациясендә беренче урын «AK BARS Golf & Resort» кунакханәсе (Казан шәһәре) хезмәткәре Фирудин Шахвердиевка бирелгән. «Иң яхшы горничная» номинациясендә шул ук отель хезмәткәре Олеся Слепцова җиңү яулаган.
Эчке һәм тышкы туризм буенча иң яхшы менеджер буларак «Спутник-Гермес-Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Казан шәһәре) хезмәткәре Ангелина Яшенкова танылды. «Иң яхшы ресторан менеджеры» номинациясендә алтын медаль «Пельмения» оешмасы (Казан шәһәре) хезмәткәре Захар Середавинга тапшырылды.

«Иң яхшы официант» номинациясендә беренче урынны «Vasilchuki Chaihona №1» рестораны (Казан шәһәре) хезмәткәре Иван Боев яулады Иң яхшы бармен исеме «More» барында (Казан шәһәре) эшләүче Дмитрий Первыйга бирелде.
«Branch» рестораны (Казан шәһәре) хезмәткәре Александра Алексеева «Иң яхшы пешекче» номинациясендә беренче урынга чыкты. «Иң яхшы кондитер» номинациясендә «AK BARS Golf & Resort» кунакханәсе (Казан шәһәре) хезмәткәре Эвелина Садыйкова җиңү яулады.
Казан егете Руслан Бикуев иң яхшы шәһәр блогеры дип танылды.

Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты студенты Алинә Айнетдинова – «Күтәрелә торган йолдыз. Эчке һәм тышкы туризм буенча иң яхшы менеджер».
«Иң яхшы бариста» номинациясендә алтын медаль «MIN» каһвәханәсе (Казан шәһәре) хезмәткәре Рафаэль Зөбәеровка тапшырылды. Иң яхшы маркетолог исеме «Ривьера» кунакханәсе (Казан шәһәре) хезмәткәре Роза Зинуровага бирелде. 141 нче гимназия укучысы Ульяна Таныгина «Булачак кунакчыллык йолдызы. Иң яхшы официант» номинациясендә җиңү яулады.
Шәһәр башлыгы бәйгедә катнашучыларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм «кешеләр белән эшләүнең бүгенге көндә бик катлаулы вазифа» булуын билгеләп үтте. «Сез көн саен илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән кунакларны каршылыйсыз. Тормышта нинди генә хәлләр булуына карамастан, сез һәрвакыт яхшы кәефтә булырга, үз кунакханәләрегез абруен якларга тиеш. Минем сезгә бу катлаулы, ләкин игелекле хезмәтегезгә рәхмәт әйтәсем килә. Әлеге бәйге нәкъ менә һөнәри осталыкны арттыру өчен уйланылган. Көндәшлеккә сәләтле чарада сез үз осталыгыгызны камилләштердегез, үстегез. Бәйгенең географиясе киңәюенә мин бик шат: чарада Россиянең 30 шәһәреннән 300 кеше катнашты, аларның 200 е финалга кадәр барып җитте. Башка шәһәрләрдә яңа кунакханәләр ачылуына һәм тышкы туризм үсүенә без чын күңелдән шатланабыз», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Ул шулай ук шәһәрнең зур максатка омтылуын билгеләп үтте. «2007 елда мин беренче тапкыр әлеге максатны әйттем: Казанны туристлык үзәге итеп күрү, елына миллион турист кабул итү теләге бик көчле иде. Ул вакытта күпләр моңа шикләнеп карады. Әмма без хыял белән генә чикләнмәдек – беренче президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендә системага салынган эш башкардык. Без шикле карашлардан өч миллион туристка кадәр барып җиттек, узган ел исә башкалабызда 5 миллион турист кунак булып китте. Кадерле дуслар, мин сезнең белән бергә 2030 елда җиде миллион туристны каршы алырга көчебездән килә дип ышанам. Бәлки бу хәлләр без көткәннән алдарак та булыр. Әйдәгез моны бергәләп эшлик!», - дип мөрәҗәгать итте мэр катнашучыларга.
Гомумән алганда, бәйге сынауларында һәм эшлекле программада 300 дән артык кеше, шул исәптән Нигерия, Буркина-Фасо, Танзания, Зимбабве илләре вәкилләре дә катнашкан.

«Кунакчыллык йолдызлары» фестивале рәсми рәвештә гастрономия буенча Россия рекордлар китабына кертелгән. Әлеге бүләкне Туризмны үстерү комитеты рәисе Александр Шавлиашвилига басманың баш мөхәррире һәм Татарстан пешекчеләре гильдиясе вице-президенты Илдар Такиуллин тапшырды.
Бүгенге көндә реестрга Россиянең төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Мәскәү, Новосибирск, Чебоксар, Чиләбе, Салехард, Омск һәм, әлбәттә, Казаннан 50 дән артык казаныш кертелгән. «Кунакчыллык йолдызларын» әлеге исемлеккә кертү карарын нигезләп, Илдар Такиуллин проектның һөнәри үсеш масштабын билгеләп үтте.
«Казанда барлыкка килгән әлеге фестиваль җирле тәкъдимнән халыкара вакыйгага әйләнде. Бүген ул ресторан бизнесы, кунакханә эше һәм әлеге тармактагы башка юнәлешләр өчен һөнәри яктан үсеш, камилләшү мәйданчыгы», - дип аңлатты ул.
Исегезгә төшерәбез, «Кунакчыллык йолдызлары» фестивале Казанда 2015 елдан башлап Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән үткәрелә. 2022 елдан проектка төбәкара статус бирелгән. Шушы вакыт аралыгында чарада илнең төрле төбәкләреннән 900 дән артык туризм һәм кунакчыллык индустриясе белгече катнашкан.
Ләйлә Шакирова тәрҗемәсе