Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2026, 21:33

И.Метшин: «Казан һәм Татарстан халкы «Ак Барс»ның чирек финалга чыгуын һәм Гагарин кубогы өчен көрәшне көтә»

«Ак Барс» һөҗүмчесе Артем Галимов «Трактор»га каршы матчта континенталь-хоккей лигасының плей-офф тарихында иң тиз гол кертте

Марат Мөгыйнов фотосы

Бүген Татнефть Аренада Гагарин кубогының плей-офф матчлары сериясенең бишенче уены уза. Биредә «Ак Барс» һәм «Трактор» алдагы раундка узу өчен көрәшә. Бу хәлиткеч уен булырга мөмкин: казанлылар 3–1 исәбе белән алда бара. Очрашуның беренче минутларында ук «Ак Барс» үзенең өстенлеген күрсәтте. Уен периодлары арасында матч җанатарларына һәм катнашучыларына Казан мэры Ильсур Метшин мөрәҗәгать итте.

Хоккей клубының шоу эфирында Илсур Метшин «Ак Барс»ның сериядә ышанычлы һәм уңышлы уен алып баруын ассызыклады. Ул әйткәнчә, «Трактор» белән уйнала торган уенда өстенлек, әлбәттә, Казан клубында: «Уен кызганнан-кыза, без 3–1 исәбе белән алда барабыз. Бүген безнең өчен иң мөһиме – матч барышында яхшы уйнау», - диде ул.

Метшин Гагарин кубогының плей-офф уены Казан һәм республикабыз халкы өчен мөһим тема булып торуын ассызыклады. Аныңча, бүгенге көндә хоккей җәмәгатьчелекнең төп игътибар үзәгендә.

«Һәрхәлдә хәзер спорт белән кызыксынучыларның барысы да «Ак Барс» уены, кемнең алканы кертүе, кемнең пасс бирүе һәм көндәшләрнең уены турында сөйләшә. Казан һәм Татарстан җанатарлары «Ак Барс»ның чирек финалга һәм Гагарин кубогы ярышына узуын көтеп яши. Шуңа күрә, барысы да хоккей тирәсендә», - диде мэр.

Төбәкләр арасындагы спорт көндәшлеге турындагы сорауга җавап биргәндә шәһәр башлыгы Чиләбе белән көндәшлек булмавын, һәм киресенчә, уенның үзара хөрмәт һәм хезмәттәшлек белән бәйле булуын җиткерде. Ул губернатор Алексей Текслерның ролен билгеләп үтте.

«Шәһәрләр арасындагы көндәшлеккә килгәндә, «яшел дербида» безнең Уфа белән принципальлек күбрәк. Ә әлеге очракта Чиләбе – ул иң элек губернатор Алексей Леонидович Текслер, без аның белән күптәнге дуслар. Хоккей өчен бик күп эш башкарган кеше, һәм профессиональ хоккей белән бергә, ул балалар, яшүсмерләр хоккее өчен дә җан атып яши», - дип сөйләде Илсур Метшин.

Илсур Метшин үзенең чыгышында хоккейны үстерү һәм яшьләрне тәрбияләүдә хоккей клубының роле мәсьәләләренә тукталды. Ул «Ак Барс» уенчыларының үсеп килүче яшь буынга үрнәк булуын билгеләп үтте.

«Сүз уңаеннан, клуб җитәкчелегенә, «Ак Барс» президентына һәм барлык командага рәхмәт әйтәсем килә. Малайлар сезгә карап соклана, сезне күзәтә, балалар хоккей командалары сезгә тиң булырга тели, барысы да киләчәктә Морозов, Зарипов, Галимов булырга тели. Бу бик тә кирәкле әйбер, балалар үз кумирларын күреп, аларга охшарга тиеш. Ә моның өчен, әлбәттә, шартлар кирәк. «Татнефть»ка, Маганов Наил Фәттаховичка һәм хоккейны үстерүче барлык кешеләргә, рәисебез Миңнеханов Рөстәм Нургали улына зур рәхмәт», - диде ул.

Шәхси тәҗрибәсе турында сөйләгәндә, Илсур Метшин хоккейның аның тормышында яшьтән үк аерым урын алып торуын билгеләп үтте. «Мин үзем «Нефтехимик»та башладым, әлеге клубта тимераякта шуарга, уйнарга өйрәндем. Хәзер дә анда минем дусларым уйный, һәм аларның балалары әлеге клуб өчен чыгыш ясый. «Нефтехимик» бүген дә югары дәрәҗәдәге уенчылар әзерләү һәм үстерү буенча алдынгы клубларның берсе. Мин спорт белән данлы башкалада эшләвемә бик шат. Безнең барыбызга да спорт белән шөгыльләнергә кирәк».

Мэр шулай ук Казан хоккееның тарихын сөйләп узды. Ул команданың беренче уенын элеккеге Спорт сараенда караганын, клубның ул вакытта «Итил» дип аталганын сөйләде. «Ак Барс»ның урау юл узып, хәзерге вакытта Континенталь хоккей лигасының алдынгы клубларының берсе булуын билгеләп үтте.

Мэр Казанның, чыннан да, илебезнең спорт башкаласы исеменә лаеклы икәнен, биредә барлык спорт төрләренең дә актив үстерелүен ассызыклады.

«Уеннарга килүләре өчен җанатарларга рәхмәт, җиңүләре белән безне шатландырган уенчыларга шулай ук рәхмәт. Без шуңа сөенеп яшибез, яраткан командабыз «Ак Барс»ка, «Рубин», УНИКС, «Зенит», «Синтез», «Стрела» һәм башкаларга ярдәм итәбез, теләктәшлек белдерәбез. Әлеге спортчыларны балаларыбыз карый, алар кебек булырга тели», - дип өстәде Илсур Метшин.

Уен Казан клубы егетләренең җитезлеге белән аерылып торды. Һөҗүмче Артем Галимовка көндәшләрнең капкасына алка кертү өчен нибары җиде секунд җитте. Әлеге гол Континенталь хоккей лигасының плей-офф тарихында иң тиз кертелгән гол булды. Беренче период азагына кадәр «Ак Барс» алдынгылыкны саклап калды, ләкин икенче периодта «Трактор» исәпне тигезләде.

Континенталь хоккей лигасында плей-офф – сезонның соңгы стадиясе булып тора, биредә командалар берничә тапкыр җиңүдән соң алга таба уенны дәвам итә, ә җиңелүчеләр төшеп кала. Әлеге ярышта сигез иң көчле клуб ярыша, финал сериясе җиңүчесе Гагарин кубогы иясе була.

Казан клубы лигада иң данлыклысы булып кала: соңгы 2017/18 сезонының триумфын исәпкә алганда, «Ак Барс» Гагарин кубогын өч тапкыр яулаган.

UPD: Уен овертаймда 2:1 исәбе белән «Ак Барс» файдасына тәмамланды.

Барлык яңалыклар