В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә моңа кадәр кулланышта булган әйберләрне җыю өчен борылмалы-капкачлы 226 әрҗә урнаштырылган
Денис Гордийко фотосы
Бер ел эчендә Казан халкы текстиль җыю контейнерларына моңа кадәр үзләре кулланган 187 тонна әйбер тапшырган. Шәһәр территориясендә борылмалы-капкачлы 226 шундый металл савыт урнаштырылган.
Агымдагы елда Казанның барлык районнарына текстиль җыю өчен 153 яңа контейнер куйганнар. Моңа кадәр шәһәрдә аларның саны 73 иде, дип хәбәр итә Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты.
Мондый контейнерларга төрле төрдәге һәм теләсә нинди хәлдәге киемне, төрле материалдан эшләнгән аяк киеме һәм сумкаларны, йомшак уенчыкларны һәм өй текстилен: урын-җирне, ашъяулыкны, пәрдәләрне, декор әйберләрен калдырып китәргә була. Каурыйдан ясалган һәм мамык мендәрләр, одеяллар, шулай ук пружиналы матраслар кабул ителми.
«Текстиль эшләнмәләрен җыю системасының һәм җыела торган текстиль эшләнмәләренең даими рәвештә киңәя һәм арта баруы халыкның әлеге хезмәткә кызыксынуын күрсәтә, ә текстиль эшләнмәләрен җыю системасын булдыру текстиль калдыкларының чүплекләргә керү күләмен һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын киметергә мөмкинлек бирә», - дип хәбәр иттеләр Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында.
Иң тиз тутырыла торган контейнер Мәскәү районында Батыршин урамы, 37 йорт адресы буенча урнашкан. Сентябрь аенда гына да биредә 2 тоннага якын чимал җыелган. Бу ноктага комитет хезмәткәрләре аена биш тапкыр хезмәт күрсәтә. Чагыштыру өчен – башка адреслар буенча урнашкан контейнерлардан чимал аена өч тапкыр җыеп алына.
Казанда яңа контейнерлар, аларны урнаштыру урыннарын килештергәннән һәм раслаганнан соң барлыкка киләчәк. Бүген 20 мәктәпкәчә учреждение белән килешенгән инде. Аларга «мультфильмча» бизәлгән савытлар урнаштыру күздә тотыла.
Тапшырылган әйберләр Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендәге «Ай Джей Интернешнл Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең төрләргә аеру комплексына җибәрелә. Анда кабул ителгән һәр әйбергә анализ ясала, шуннан соң алар билгеләнеше буенча кабат файдалануга яки үтильләштерүгә җибәрелә. Үтильләштерү вакытында текстильдән ясалган сүс, хуҗалык перчаткалары, шулай ук тавыштан һәм җылылыкны саклый торган материаллар җитештерәләр.
Белгечләр әйберләрне тапшырыр алдыннан юарга һәм киптерергә кирәк дип киңәш бирә. Уңайлылык һәм саклык өчен, аларны контейнерга салганчы, полиэтилен пакетка салырга кирәк.
Алдарак Казанда искергән сары чүп савытлары урынына калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен тагын 101 контейнер куюлары турында хәбәр ителгән иде. Гомумән алганда, «ПЖКХ» идарәче компаниясе төбәк операторы шәһәрдә 327 яңа контейнер урнаштырган.