В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкының сорауларына ТР Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җавап бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). ТР ТКХ өлкәсендәге җәмәгать контроле төбәк үзәге ачык ишекләр көнен үткәрәчәк. Казанлылар торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сораулар бирә алачак.
Шәһәрлеләрнең сорауларына ТР Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле үзәге юристы һәм белгечләре җавап бирәчәк.
Шәһәрлеләрне 17 нче мартта 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Лобачевский урамы, 10в, 4 нче подъезд адресы буенча кабул итәчәкләр. Өстәмә мәгълүматны +7(843) 236-29-97 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте.
Белгечләр Халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне алдыннан һәр ел саен шәһәрлеләргә консультацияләр бирәләр.