В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкны юлларда бозлавык булуы ихтимал, дип кисәтәләр
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 4 февральдә, Татарстан башкаласында явым-төшемсез болытлы һава торышы көтелә. Төнлә тизлеге секундына 4–9 метр булган төньяк-көнбатыш җиле исәчәк, көндез җилнең юнәлеше көньяк-көнбатышка үзгәрәчәк. Төнлә һәм иртәнге якта һаваның минималь температурасы -25..-27 градус булачак, аязганда -31 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез термометр баганалары -20..-22 градусны күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык хасил булачак.
Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, иртәгә Татарстанда бераз кар явачак һәм болытлы һава торышы көтелә. Кайбер урыннарда җиңелчә буран булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан исәчәк җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртеп, җилнең тизлеге секундына 4–9 метрга, урыны белән 12 метрга җитәчәк. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы -23..-28 градуска, аязганда -31 градуска кадәр түбән төшәчәк. Көндез һава температурасы -19..-24 градусны күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Пәнҗешәмбе көнне, 5 февральдә, республикада явым-төшемсез болытлы һава торышы көтелә. Төнлә термометр баганалары -23..-28 градуска, аязганда -33 градуска кадәр түбән төшәчәк. Көндез һава температурасы -11..-16 градус, урыны белән -21 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар. Юлларда бозлавык саклана.