Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.07.2025, 13:43

Биш ел эчендә Казанда торак урыннарга мохтаҗ гаиләләрнең чираты 40% ка кимегән

Быел торак шартларын яхшыртуга субсидияне 18 гаилә алган

Чиратта торучыларны яңадан теркәү һәм социаль яллау килешүе буенча муниципаль торак бирү нәтиҗәсендә 5 ел эчендә торак биналарга чират 40% ка якын кимегән. Әгәр 2019 елда 18,5 мең Казан гаиләсе исәпләнсә, бүгенге көндә аларның саны 11 мең 253 кә кадәр кимегән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Агымдагы елның беренче яртысында мохтаҗ гаиләләргә 21 торак урын бирелде. «Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга торак алу чираты юк. Биш ел эчендә 93 гаилә торак белән тәэмин ителгән, шул исәптән быел өч гаилә», – дип ассызыклады докладчы. Ә өлкән яшьтәге шәһәрлеләргә махсус торакны Дубравная урамындагы 35 нче йортта бирәләр. Ел башыннан 30 елдан артык хезмәт стажы булган казанлыларга өч фатир бирелгән.

Коммуналь фатирларда яшәүче гражданнарга бушаган бүлмәләрне бирү юлы белән «коммуналкаларны» бетерү дәвам итә. 5,5 ел эчендә 90 гаилә торак шартларын яхшырткан.

Моннан тыш, коммуналь фатирларда бүлмәләрне һәм бинаны сатып алуга өстенлекле хокукы булган гражданнарга мөлкәт өлешләрен сату нәтиҗәсендә шәһәр бюджеты 9 млн сумга тулыланды. Агымдагы елның беренче яртысында 64 муниципаль торак урыны законсыз яшәүче гражданнардан азат ителде һәм шәһәр милкенә тапшырылды.

Быел торак шартларын яхшыртуга дәүләт субсидиясен 18 гаилә алган. Федераль бюджеттан алынган түләүләрнең гомуми күләме 61 млн сумнан артык. Ә социаль ипотека программасы буенча 301 гаилә ТР Дәүләт торак фонды тапшырган йортларның яңа фатирларына күчәчәк. Алар арасында МХОдә катнашучыларның җиде гаиләсе һәм һәлак булган сугышчыларның туганнары.

Авария хәлендәге торак фондыннан 2008 елдан 2024 елга кадәр дүрт этапта гражданнарны 162 күп фатирлы йортка күчергәннәр. Аларга 3 меңгә якын фатир бирелгән, шул исәптән 420 муниципаль торак фондыннан.

Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Казанда 2017 елдан соң авария хәлендә дип танылган һәм җимерелергә яки төзекләндерелергә тиешле 108 күпфатирлы йорт кала. Бу гомуми мәйданы 48 мең квадрат метрдан артык булган 1591 торак бина.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында «авария хәлендәге йортлар исемлеге»ндәге ике гаиләгә муниципаль торак фондыннан торак урыннары бирелде. «Торак бирүдә безнең мөмкинлекләр бик чикләнгән, әмма торак сәясәте идарәсе гражданнар белән эшли, күчерүнең кулай вариантларын эзли һәм таба», – дип билгеләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Шулай ук Казанда алданган өлешчеләрнең проблемалы йортлары калмаган. «Золотая Середина» торак комплексының «Свей» фирмасы өлешчеләре өчен Аграр урамында компенсация йорты төзелеп бетә. 97 төзүче һәм 193 объект эшчәнлеге тикшерелә. Беренче яртыеллыкта торак сәясәте идарәсе тарафыннан 122 идарә-күзәтчелек чарасы уздырылган, хокук бозуларны бетерү һәм булдырмау турында актлар һәм күрсәтмәләр төзелгән.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 21.07.2025
Видеорепортаж
21.07.2025 12:00
Казанның 41 фатирында төтен чыгару системаларын һәм җилләтү каналларын төзәткәннән соң газ бирү торгызылды
Барлык яңалыклар