Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2026, 10:28

Узган тәүлектә Казанның кар эретү пунктлары 21 мең тонна кар кабул иткән

Кар эретү пунктларының барысы да җитештерүчәнлек куәтен арттырып эшли

Денис Гордийко фотосы

Казанда аномаль кар яву сәбәпле, кар эретү пунктлары проект куәтен арттырып эшли. 29–30 гыйнвар көннәрендә шәһәрнең сигез кар эретү пункты 20 мең 940 тонна кар кабул иткән. Бер тәүлек эчендә иң күп карны – 2 мең 395 тоннаны, җитештерүчәнлек куәте тәүлегенә 1 722 тонна дип исәпләнгән «Җиңү проспекты» кар эретү пункты кабул иткән. Биредә эшләр тәүлек буе бара.

10 декабрьдән 30 гыйнварга кадәрге кышкы көннәрдә шәһәрнең кар эретү пунктларына барысы 363 мең 635 тонна кар чыгарылган. Казанда Порт, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула, Кутуй урамнарында һәм Җиңү проспектында урнашкан 14 камералы сигез кар эретү станциясе эшли. Ике пункт җитештерүчәнлек куәте буенча тәүлегенә 1 722 тонна, тагын икесе – 1 148 тонна, калганнары 574 тонна кар кабул итә ала.

Кар эретү пунктлары арасында «Җиңү проспекты» иң зурысы санала. Ул 2012 елда файдалануга тапшырылган һәм шәһәрдә мондый төр объектларның беренчесе булып тора. Башта ул җитештерүчәнлек куәте буенча тәүлегенә 1 148 тонна кар кабул итә алган. 2020 елда станция төзекләндерелгән һәм өченче камера өстәлгән. Ә бу исә җитештерүчәнлек куәтен тәүлегенә 1 722 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек биргән.

Хәзерге вакытта объект өч кар эретү камерасы белән җиһазландырылган, алар кабул итү секцияләренә, зур һәм кече комлыкларга бүленгән. Пунктта насос станцияләре, күчерү камерасы, шулай ук хезмәткәрләр өчен административ-көнкүреш корпусы эшли.

Исегезгә төшерәбез, узган тәүлектә Казанда айлык явым-төшем нормасының 35% ы, гыйнвар башыннан 145% ы яуган. Кичә урамнарны кардан чистарту эшенә 964 берәмлек махсус техника һәм 683 юл эшчесе җәлеп ителгән.

Барлык яңалыклар