В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичә Казанда айлык явым-төшем нормасының 35 проценты яуган
Денис Гордийко фотосы
Соңгы өч көндә Казанда уртача айлык норманың 30 проценты яуган.
«Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, бу төн иң карлысы булды. Өч көн эчендә айлык норманың өчтән бере яуды – бу бик җитди күренеш. Мондый кар яву нәтиҗәсен җайга салу өчен күп көч куярга кирәк, өстәвенә, алдагы өч көндә явым-төшем әле туктамаячак», - дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров.
Эшләрнең төп өлеше машиналар агымы аз булган кичке һәм төнге вакытта башкарыла. «Көндез шәһәрдәге хәрәкәткә кыенлык тудырмау максатыннан башкала урамнарында аз санлы техника эшли: без җәмәгать һәм шәхси транспортның каршылыкларсыз хәрәкәт итүен телибез», - дип ачыклык кертте комитет рәисе.
21:45 сәгатьтә «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе базасында төнге смена көндезге сменаны алыштыра. «Шәһәрне төзекләндерү» предприятиесе, гомумән алганда, 4,4 миллион квадрат метрдагы урамнарны җыештыра. Маршрутларга төркемнәргә бүленеп, катнаш юл машиналары чыга. Беренче чиратта җәмәгать транспорты күпләп йөри торган беренче категорияле юлларны, аннан соң икенче категорияле участокларны чистарталар. Башта машиналар өемнәр ясап, карны себерәләр, шуннан соң әлеге массаны транспортка төяү һәм кар эретү станцияләренә озату эшләре башлана.

Тиешсез урыннарга куеп калдырылган автомобильләр сыйфатлы җыештыру эшенә комачаулый. «Шәһәр парковкалары» кушымтасын кулланучыларның барысы да парковка урыннарын җыештыру графигы белән даими танышып бара ала. Бу хакта мәгълүмат алу өчен пуш-хәбәрнамәне кабызу сорала.
Альберт Шәйнуров шәһәр халкына төнгә төп магистральләр һәм юл кырыйларына автомобильләрен куеп калдырмауларын сорап мөрәҗәгать итте: «Барысы да икенче көнне шәһәребез халкы юлларда имин йөрсен өчен эшләнә».
Тукталышларны һәм җәяүле кичүләрен җыештыру эшен аерым категориягә кертергә була. Юл эшчеләре, шәһәрне хәрәкәт кызуланачак иртәнге сәгатьләргә әзерләргә өлгертү өчен, 4:00 сәгатьтә кар чистарту эшенә керешә.
«Без халык транспортны көткәндә юлларны уңайлы итү өчен көчтән килгәннең барысын да эшлибез. Мөгаен, мондый кар яву очрагында «уңайлылык» сүзе артык оптимистларча яңгырыйдыр, әмма безнең бурыч – хәрәкәтне уңайлы итү», - дип билгеләп үтте Альберт Шәйнуров.
Кыш башыннан шәһәрдән барлыгы 495,7 мең тонна кар чыгарылган, юл челтәрендә иминлекне тәэмин итү өчен бозлавыкка каршы 39,7 мең тонна материал тотылган.
Казанда сигез кар эретү пункты штат режимында эшли. Биредә кар тәүлек буе ялсыз эретелә.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.