Якын арада күчмә акция Салмачы торак массивында узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Хуҗалары белән йорт хайваннарын 9:00 сәгатьтә Салмачыдагы мәдәният йорты янында көтәчәкләр. Хайваннарны стерильләштерү хезмәтеннән Алтан, Вишневка, Көек поселокларында яшәүчеләр дә файдалана ала. Торак массивларга чираттагы чыгу графигы соңрак билгеле булачак.
Стерильләштерү белән беррәттән, этләргә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясыйлар һәм электрон чиплар урнаштыралар. Чиплау югалган йорт хайваннарын эзләү эшен җиңеләйтә. Әлеге проблема белән шөгыльләнүче галимнәр фикеренчә, урам этләре көтүе элек хуҗасы булган хайваннар хисабына тулылана. Үз чиратында чип этнең хуҗаларын билгеләргә, аның авыру тарихын ачыкларга ярдәм итәчәк.
Шәһәрнең Дәүләт ветеринария берләшмәсе клиникаларында һәм бер шәхси оешмада этләрне бушлай стерильләштерү дәвам итә. Ике атна эчендә мондый төр операция 130 эткә ясалган. Учреждениеләрнең адреслары сылтама буенча китерелә.