В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәдәни мирас объектлары статусы булган йортларда эшләр башкару һәм лифтларны алыштыру проблемалы мәсьәләләр булып кала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). 2008 елдан Татарстан башкаласында гомуми суммасы 26 млрд сумнан артыкка 3653 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган. Шул ук вакытта мәдәни мирас объектлары статусы булган йортларны ремонтлау өчен чишелеш табылмаган әле, бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров проблеманы яңгыратты.
Ул мәдәни мирас объектлары статусы булган йортларда эшләр башкару өчен махсус проектлар эшләргә һәм өстәмә экспертизалар үткәрергә, махсус технологияләр һәм материаллар кулланырга кирәклегенә игътибар итте. «Мондый йортны ремонтлау бәясе шул ук мәйдандагы гадәти йортка караганда 2,5-3 тапкыр югарырак. Ә Казанда андый йортларның саны 70 тән артып китә», - диде Р.Гафаров.
Тагын бер кискен сорау – күпфатирлы йортларда лифтларны алыштыру. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе лифтларның билгеләнгән хезмәт срогы – 25 ел, шуннан соң аларны алыштырырга кирәклеген искәртте. «Казанда шактый кыска вакыт эчендә берьюлы күпләп төзелгән территорияләр бар. Мәсәлән, Азино микрорайоны. Якындагы елларда безне берничә йөз лифтның эксплуатацияләү срогы чыккан чор көтә, - дип билгеләп үтте Р.Гафаров. - Аларны алыштыру программа бюджетының шактый өлешен куллануга китерәчәк. 2025 елда, мәсәлән, бүгенге бәяләр белән капремонт акчаларының 40% ка кадәр өлеше лифтларны алыштыруга китәчәк».
Шуңа бәйле рәвештә ул РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишинга әлеге чараларны максатчан финанслау кирәклеге турында әйтте. Мисал итеп Р.Гафаров 2012 елда Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру фонды тарафыннан өстәмә финанслау бүленүен һәм программага 222 лифтны алыштыру кертелүен искәртте. «Ул вакытта бер ел эчендә әлеге карар ярдәмендә Казанда 500 гә якын лифт алмаштырылды. Һәм бу Яңа Савин районындагы кискенлекне бетерде, анда да бик күп санда лифтларның хезмәт итү срогы бетә иде», – дип ассызыклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегиядә чыгыш ясап, үз чиратында, тиешле структураларны йортларның капиталь ремонт сыйфатын контрольдә тотуны катгыйландырырга, шулай ук эшләрне тәмамлауны ел ахырына кадәр калдырмаска өндәде.