В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Салават күперендә хастаханәне төзеп бетерәчәкләр
Казанда 2025–2030 елларда сигез медицина учреждениесе төзергә планлаштыралар. Алар интенсив яңа торак комплекслар төзелеше барган районда урнашачак. Алар арасында «Весна», «Лето», «Волжские просторы» һәм башка торак комплекслары бар. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә башкарма комитетта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов хәбәр итте.
«Беренчел сәламәтлек саклау өлкәсен яңарту» федераль программасы буенча, Чебакса бистәсендә табиб амбулаториясе төзелде (тапшыру вакыты – бу елның июль ае), һәм Борисоглебск бистәсендә шундый ук учреждение төзелә башлады. Бүгенге көндә төзүчеләр бинаның нигезен салалар, эшне тулысынча төгәлләү 2024 елның ноябрь аена планлаштырыла. 394 кв.метрлы амбулаторияләр бер сменага 60 олы кеше һәм 40 бала килүенә исәпләнгән.
«Шәһәр күзлегеннән караганда, кечкенә шәһәр яны бистәләрендә табиб амбулаторияләре төзү шулай ук мөһим. Без куелган бурычларны эзлекле рәвештә үтибез, кешенең үзәктә яки шәһәр читендә яшәвенә карамастан, казанлыларның тормыш сыйфаты югары булырга тиеш. Актив рәвештә үсүче микрорайоннарда алдагы елларда сигез хастаханә төзүне планлаштыру моның яхшы мисалы булып тора», – диде башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Шулай итеп, медицина учреждениеләрен салу, нигездә, яңа торак комплекслары интенсив төзелгән зоналарда булачак. Бу «Весна» торак комплексы (400 кеше килүгә исәпләнгән өлкәннәр хастаханәсе) «Лето» торак комплексы (200 кеше килүгә исәпләнгән балалар хастаханәсе), «Волжские просторы» торак комплексы (200 кеше килүгә исәпләнгән балалар хастаханәсе), «Березовая роща» (300 кеше килүгә исәпләнгән өлкәннәр хастаханәсе) һәм «Времена года» торак комплексы (400 кеше килүгә исәпләнгән өлкәннәр һәм балалар хастаханәсе).
Моннан тыш, Совет районындагы Гадел Кутуй һәм Родина урамнары чигендә 750 кеше килүгә исәпләнгән өлкәннәр һәм балалар хастаханәсе төзү мөмкинлеге карала. Киров районында 485 кеше килүгә исәпләнгән 2 нче клиник хастаханәнең поликлиникасы, ә Вишневка бистәсендә өлкәннәр һәм балалар өчен табиб амбулаториясе төзү планлаштырыла.
«Быел «Беренчел сәламәтлек саклау өлкәсен яңарту» федераль программасы буенча, Салават күпере торак комплексында хастаханә төзелеп бетә», – дип өстәде Владимир Филатов. Медицина учреждениесе 60 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Төзелеш мәйданы 12 мең кв.метрга якын. Структурага балалар һәм олылар өчен хастаханәләр, хатын-кызлар консультациясе, травматология пункты һәм биш бригадага исәпләнгән ашыгыч медицина ярдәме станциясе филиалы керә.
Өч рентген аппараты, флюорограф, маммограф, компьютер томографиясе, физиотерапия җиһазлары, ЭКГ аппаратлары һәм нейрофизиологик тикшеренүләр өчен җиһазлар сатып алу планлаштырылган.
«Бу комплекс, һичшиксез, иң яңа медицина техникасы белән җиһазландырылачак. Шуның аркасында микрорайонның меңнәрчә кешесенә өй янында гына тулы табиб ярдәме күрсәтелә алачак. Шәһәрнең иске өлешенә барып йөрүнең кирәге калмаячак. Шулай ук ашыгыч медицина ярдәме станциясе ачылачак. Кичектергесез ярдәмнең килү вакыты сизелерлек кимиячәк, бу бик мөһим», – диде Рөстәм Гафаров.
Моннан тыш, 18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә кабул итү-диагностика бүлеген төзи башлыйлар. Аның мәйданы 4 мең кв.метрдан күбрәкне тәшкил итә. Пациентлар өчен планлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү булган кабул итү зонасы, реанимация, кан тамырлары үзәге, операция һәм диагностика бүлекләре каралган.Бүгенге көндә белгечләр инженерлык челтәрләре чыгару белән мәшгуль. Эшләрнең төгәлләнү вакыты – якынча 2025 ел.