Дәрвишләр станциясе торак массивында 75% ка суүткәргеч төзелеше башкарылган
Дәрвишләр станциясе торак массивында суүткәргеч төзү дәвам итә. Эшләр 75% ка башкарылган. Техник корылманы төзү 2 мең кеше өчен су белән тәэмин итү системасын яхшыртачак.

Диаметры 225 мм булган суүткәргечнең озынлыгы 1,9 км тәшкил итә. Бүгенгә эшчеләр 1068 метр салдылар инде. Төзелешне августта тәмамларга планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» МУПдә.

Суүткәргечнең бер өлеше тимер юллар астына салыначак, шуңа күрә төзелештә горизонталь юнәлешле бораулау ысулын кулланалар. Торбаны ландшафтны бозмыйча, башка объектларны урап үтеп, һәм зарарланмыйча салалар.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда 2,1 км канализация һәм 1,6 км су белән тәэмин итү челтәре төзекләндереләнәчәк, шулай ук 2 км яңа суүткәргеч челтәр төзеләчәк.

2025-06-17T17:38:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.