В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күзәтү мәйданчыгында ишетү сәләте бозылган балалар өчен пленэр булачак
Казанда «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында 4 июльдә рәсем ясау буенча инклюзив мастер-класс булачак. Балалар майлы буяулар белән эшләргә өйрәнәчәкләр һәм үзләренең уникаль картиналарын булдырачаклар.
Саңгырау һәм начар ишетүче балалар өчен пленэрны рәссам, ТР Милли музеенда рәсем сәнгате буенча мастер-класслар җитәкчесе Миля Нуруллина үткәрәчәк. Мастер-класс ахырына балаларның майлы буяулар ярдәмендә ясалган үз картиналары булачак.
Пленэрда 8 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар катнаша алачак, дип хәбәр итте парклар һәм скверлар дирекциясе. Моның өчен сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк. Мастер-класс 11:00 дә башлана.
Исегезгә төшерәбез, «Ак чәчәк көннәре» хәйрия фестивале алдыннан Казанда акция символын булдыру буенча мастер-класслар узачак. Эшләнмәләр 21 июльдә ярминкәдә тәкъдим ителәчәк, ә чәчәкләрне сатудан җыелган акчалар мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Беренче дәрес 3 июльдә Сабан урамы, 1б адресы буенча узачак.