Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Иртәгә Казанда +23 градус җылы булачак
Татарстанда көчле җил секундына 17 метрга кадәр җитәр дип фаразлана
Татарстанда иртәгә, 26 июльдә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, урыны белән 15-17 м/с ка кадәр җитәчәк. Термометр баганалары төнлә +8..+13 градус, ә көндез +19 дан +24 кә кадәр күрсәтәчәк.

Иртәгә Казанда сизелерлек явым-төшем көтелми, төньяк җилнең тизлеге 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15 м/с ка җитәчәк. Һава температурасы +21 дән +23 градуска кадәр булачак.

27 июльдә, якшәмбе көнне, урыны белән республиканың көнчыгышында бераз яңгыр явачак. Җил урыны белән тизлеге 13 м/с ка кадәр җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +8..+13, градус, ә көндез +20..+25 градус булачак.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, дүшәмбе көнне урыны белән республиканың көнчыгышында бераз яңгыр явачак. Көндез иң югары температура +22..+27 градус булачак.

2025-07-25T14:57:08+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.