ТР башкаласында «Казан триатлоны – 2024» ярышы үткәрелү сәбәпле, 10 нчы августта кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
4:30 дан 14:30 сәгатькә кадәр түбәндәге участоклар ябылачак:
Сибгать Хәким урамында, Декабристлар урамы белән кисешүдән алып, Фәтыйх Әмирхан урамы белән кисешүгә кадәр участокта хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып торачаклар;
Сибгать Хәким урамы буйлап, Фатыйх Әмирхан урамы белән кисешүдән алып, Чистай урамы белән кисешүгә кадәр участокта ике юнәлештә хәрәкәт туктатылачак (Алексей Козин һәм Нигъмәтуллин урамнары ягыннан йөрү мөмкинлеге булачак);
Чистай урамында, Сибгать Хәким урамыннан алып Чистай урамына кадәр, уң яктагы өч полосаны ябачаклар;
Чистай урамы буенча Чистай урамыннан «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге әйләнмә хәрәкәткә кадәр транспорт хәрәкәтенең өч уң полосасын туктатып торачаклар;
«Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге эчке юл буенча, шулай ук түбән күпер буенча, «Ак Барс Арена» стадионының эчке юлыннан Ямашев проспектына кадәр хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк.
4:30 дан 16:00 сәгатькә кадәр чикләүләр түбәндәге участокларга кагылачак:
Декабристлар урамы буйлап, Кремль дамбасы башыннан Сибгат Хәким урамы белән кисешүгә кадәр хәрәкәтнең бер юнәлешен ябачаклар;
Сибгать Хәким урамында Декабристлар урамы белән кисешүдән Әпсәләмов урамына кадәр хәрәкәтнең ике юнәлеше туктатып торылачак.
7:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр Пролетар урамында ике юнәлештә дә хәрәкәт туктатылачак.