Эш барышында яңа җиһазлар урнаштырачаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче март, Алина Бережная). Казанның 16 нчы номерлы шәһәр хастаханәсе стационарында капиталь ремонт башланды. Эш барышында түбә, инженерлык коммуникацияләре алмаштырылачак, шулай ук яңа җиһазлар, шул исәптән рентген компьютер томографиясе үткәрү өчен аппарат урнаштырылачак.
Гагарин урамы, 121 адресы буенча урнашкан биш катлы бинада яңартылганнан соң гематология бүлеге, рентген компьютер томографиясе, даруханә пункты барлыкка килер дип көтелә.
Бүгенге көндә хастаханәдә демонтаж һәм гомумтөзелеш эшләре бара, алар үз эченә бүлгеләрне монтажлау, палаталарны индивидуаль санузеллар белән җиһазлауны ала, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте.
Пациентларны кабул итү туктатылмаган, хастаханәнең ремонт эшләре бара торган өлешендә урнашкан табиб кабинетлары вакытлыча төп корпуска күчерелгән.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда берничә медицина учреждениесен яңарту һәм төзү планлаштырыла.