В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш Рихард Зорге урамындагы суүткәргечтә авария очрагы белән бәйле
Марат Мөгыйнов фотосы
Татарстан башкаласының Рихард Зорге һәм Комиссар Габишев урамнарында урнашкан күпфатирлы дүрт йортка һәм бер социаль объектка су бирүне вакытлыча туктаттылар. Әлеге күренеш 1980 елда төзелгән 300 мм диаметрлы суүткәргечтә авария-торгызу эшләре башкарылу белән бәйле.
Түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларга су бирү туктатылды:
Комиссар Габишев урамы, 1а һәм 5 йортлар;
Рихард Зорге урамы, 109, 111 һәм 113 йортлар.
Эшчеләр җир казу эшләрен башкарган, суның агып чыгу урынын билгеләгән һәм торба тишелгән өлештә торгызу эшләренә керешкән.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендә хәбәр итүләренчә, эчәргә яраклы су тутырылган автоцистернаны Рихард Зорге урамы, 109 йорт адресы буенча (йортның беренче подъезд ягыннан ян ягына) урнаштырганнар.
Өстәмә автоцистернаны Рихард Зорге урамы, 111 йорт адресы буенча (ишегалды ягыннан, икенче һәм өченче подъездлар янында) табарга була.