В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргечне тоташтыру буенча эшләр башкарылу белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). 18-нче декабрьдә Казанның Киров районындагы кайбер йортларда тәүлек буена су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу суүткәргечне үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру белән бәйле.
Су бирү 18-нче декабрь 9.00 сәгатьтән 19-нчы декабрь 9.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатылачак: Деловая ур., 20, Краснококшайск ур., 101, 101 корпус 1, 119, 123, 125, 125а, 140, 140а, 140б, 142.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.