Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.02.2025, 11:25

Узган елда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының сәнәгать җитештерүе индексы 136,7% тәшкил иткән

Чыгарылган продукция күләме 20 млрд сумга арткан һәм 140 млрд сумга җиткән

2024 елда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының эре һәм урта предприятиеләре сизелерлек икътисади үсеш күрсәттеләр. Сәнәгать җитештерүе индексы 136,7% тәшкил итте, чиста табыш – 7,9 млрд сум. Предприятиеләрнең гомуми әйләнеше (чыгарылган продукция күләме) 20 млрд сумга арткан һәм 140 млрд сумга җиткән. Узган елда салымнар 17,8 млрд сум күләмендә түләнгән. Мондый мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов китерде.

«Авиатөзелеш районы – безнең сәнәгать үзәге. Предприятиеләрнең җитештерү күләме 140 млрд сумга җитте. Районнар гына түгел, кайбер шәһәрләр дә мондый нәтиҗә белән мактана алмый. Шунысы куандыра, предприятиеләр күтәрелештә – ел йомгаклары буенча районнарда сәнәгать җитештерүе индексы 136,7% тәшкил итте, шул ук вакытта шәһәр буенча – 109,6%», — дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин.

Ренат Шәмсетдинов сөйләвенчә, узган ел Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында эшләүчеләр саны шәһәрдә яшәүче барлык хезмәт ияләренең 25,5% ын тәшкил иткән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсезләр саны, 2023 ел белән чагыштырганда, 155 кешегә кимеде, эшкә урнашкан шәһәр халкының гомуми күләменнән 302 кешене тәшкил итте.

Яңа Савин районында уртача хезмәт хакы 78 мең сумнан аз гына артыграк тәшкил итә, ә Авиатөзелеш районында — 96,4 мең. Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре буенча территориаль комиссия эше йомгаклары узган елда 17,2 млн сум күләмендә хезмәт өчен бурыч түләнгән дип күрсәтә. Хезмәт хакы буенча бурычларны дүрт оешма түләгән.

Эшлекле активлыкның артуы турында яңа теркәлгән шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнар саны буенча да фикер йөртергә мөмкин, дип билгеләп үтте районнар администрациясе башлыгы. Мәсәлән, 2024 елда шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр саны үсеше 24% һәм 48% тәшкил итте.

«Районнарда теркәлгән үзмәшгульләр саны 41 меңнән аз гына күбрәк, ә теркәлгән шәхси эшмәкәрләр саны 17 меңгә якын», — дип белдерде Ренат Шәмсетидинов.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.02.2025
Видеорепортаж
24.02.2025 12:01
2024 елда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 38 КФЙ капиталь ремонтланган
Барлык яңалыклар