Шиннардан җирле халык өчен футбол кыры төзергә планлаштыралар
Казанның Идел буе районында бүген һәм иртәгә автомобиль шиннарын җыячаклар. Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Җыелган материалны эшкәртүгә җибәрәчәкләр, ә аннары җирле халык өчен футбол кыры төзиячәкләр.
«Бүген һәм иртәгә иске шиннар җыябыз, ә августта футбол уйнаячакбыз!» — диелә хәбәрдә.
Шин җыю контейнеры Рихард Зорге урамындагы 93 нче а йорты янында урнашачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 30 нчы июньдә Миллениум күпере астында икенче чимал һәм кием кабул итү мобиль пункты ачылачак.