Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2022, 13:25

Казанның Яңа Савин районында XL сәүдә үзәге артында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк

Быел 9 азык-төлек блогын, 3 мәктәпнең спорт залын ремонтлау һәм спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче март, Дмитрий Никитин). Быел Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә 1300 фатирлык 6 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Узган ел нәтиҗәләре буенча 3600 фатирлык 17 йорт тапшырылган. Торак төзелеше һәм социаль инфраструктура үсеше турында Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов сөйләде.

Казанның ике районында барлыгы 340 мең кеше яши, шуларның 180 меңе – балалар һәм пенсионерлар. 14 ел эчендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 886 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалды, шул исәптән 80 е – 2021 елда. Моннан тыш, узган ел 293 йортта агымдагы ремонт үткәрелгән.

143 нче номерлы мәктәпкә капиталь ремонтка акча бүлеп бирелгән – ул ремонтка бик мохтаҗ иде

Социаль объектлар турында сөйләгәндә, Ф.Нурмөхәммәтов Яңа Савин районында, XL сәүдә үзәге артында, 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше башлануын хәбәр итте. Ә бер айдан артык элек 150 нче номерлы «Балачак иле – Страна детства» балалар бакчасы үз ишекләрен ачкан. Бу – шәһәрдә начар ишетүче балалар төркеме оештырылган беренче мәктәпкәчә учреждение.

Социаль объектлар төзүдән тыш, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясала. 2021 елда Голубятников урамындагы 93 нче һәм Челюскин урамындагы 268 нче номерлы балалар бакчалары ремонтланган, ә быел Молодежный урамындагы 308 нче номерлы балалар бакчасы яңартылачак. Беренче тапкыр 5 балалар бакчасында күләгә булдыру җиһазларын алмаштыру эшләре башкарылачак.

Шулай ук узган ел районның 11 мәктәбендә ашханәләр ремонтланды, алар хәзер мәктәп рестораннары форматында эшли. Быел тагын 9 азык-төлек блогын, шулай ук 3 учреждениедә – 54 нче, 62 нче һәм 91 нче мәктәпләрдә – спорт залларын ремонтларга ниятлиләр. «143 нче номерлы мәктәпкә капиталь ремонт ясауга акча бүлеп биргән өчен республика җитәкчелегенә аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә», - диде Фәнис Нурмөхәммәтов.

Беломорск урамында спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк

Район хакимияте башлыгы спорт инфраструктурасын үстерүгә дә тукталды. «Мотор» спорт мәктәбенә капиталь ремонтның икенче чираты төгәлләнгән, быел аның фасады яңартылачак. Шулай ук «Савиново» спорт мәктәбендә капиталь ремонт эшләре башкарылган.

Узган ел районнарда 2 яңа спорт мәйданчыгы барлыкка килгән – 43 нче мәктәптә һәм Чуйков урамы буенча 25 нче йорт ишегалдында. Быел Авиатөзелеш районында Беломорск урамында спорт мәйданчыгы төзелеше планлаштырылган. Моннан тыш, «Кожаный мяч» стадионында яктырту җайланмалары куелачак, йөгерү юллары һәм озынлыкка сикерү секторы барлыкка киләчәк.

2021 елда күп фатирлы йортларда 209 пандус урнаштырылган

Гыйнвар аенда 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе территориясендә дәвалау-тернәкләндерү үзәгенең корпусы ачылды, ә 1 нче мартта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов перинаталь үзәк төзелешенә старт бирде.

2022 елда 510 бала шөгыльләнә торган «Сандугач» яшьләр үзәген ремонтлауны тәмамлау һәм «Ышаныч» психологик ярдәм үзәгенең 4 бүлекчәсендә капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Аз хәрәкәтләнүче кешеләр, өлкәннәр, коляскалы әниләр өчен уңайлы мохит проекты буенча зур эш алып барыла. Ф.Нурмөхәммәтов сөйләвенчә, 2021 елда 26 мәгариф учреждениесе пандуслар белән җиһазландырылган, күп фатирлы йортларда 209 пандус урнаштырылган. Юлларны төзекләндергәндә бордюр ташлары түбәнәйтеп ясала.

Яңа Савин районының 49 нчы номерлы мәктәбе базасында балалар өчен, шул исәптән сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен яңа иҗади ял итү һәм уку-укыту үзәге барлыкка килгән. Үзәктә слесарь, агач остасы, робототехника, чүлмәк ясау һөнәре кебек юнәлешләр буенча эш оештыру планлаштырыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.03.2022
Видеорепортаж
14.03.2022 12:05
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы 2021 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар турында хәбәр итте
Барлык яңалыклар