В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшүсмерләрне персонажлар булдырырга, «Adobe Photoshop» программасында эшләргә һәм башка нәрсәләргә өйрәтәчәкләр
Денис Гордийко фотосы
Казанның «Яратам» яшүсмерләр клубында (Короленко урамы, 11а) яңа юнәлеш ачыла. Яшь шәһәрлеләр өчен график дизайны остаханәсе оештырыла.
Яшүсмерләргә дәресләрне профессиональ иллюстратор Жанна Буланкова үткәрәчәк. Укытучының мобиль уеннар эшләү, реклама һәм анимация, шулай ук балалар китапларын бизәү тәҗрибәсе бар. Хәзер ул «Смешарики» мультсериалының «Пинкод» өлеше өстендә эшли һәм «Ум и Хрум» мультсериалын эшләүдә катнаша.
Остаханәләр вакытында яшүсмерләр график планшетта «Adobe Photoshop» программасында эшләргә, персонажлар булдырырга һәм аларга туры килә торган тирәлек ясарга, үзләренең кабатланмас эш стилен табарга һәм аны үстерергә өйрәнәчәк.
Әлеге курста башлап җибәрүчеләр дә, рәсем ясаучылар һәм үз күнекмәләрен яхшыртырга теләүчеләр дә катнаша ала.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе клубларында 44 төрле юнәлеш буенча остаханәләр оештырыла. Араларында авиамодельләр булдыру, кул эшләре, спорт уеннары юнәлешләре, кино һәм яшь әниләр клубы шәһәр халкы тарафыннан аеруча яратып кабул ителә.
Ял көннәрендә Казанның яшүсмерләр клубы челтәрләрендә уздырылган Ачык ишекләр көненә 1 мең 345 кеше килеп киткән. «Цудзуки», «Яратам», «Лимонад», «Кояш нуры», «Иволга», «Арена» клублары һәм «Вертолет» яшьләр үзәге тәкъдим иткән программалар шәһәр халкында аеруча зур кызыксыну уяткан.