В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләрне җәй ахырына тәмамларга планлаштыралар.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июль). Казанда Киров районындагы Музыка ур., 13 адресы буенча урнашкан 2 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсен капиталь ремонтлау дәвам итә.
Хастаханә 1986 елдан бирле эшли һәм 145 урынга исәпләнгән. Капиталь ремонт вакытында биредә түбәне, инженерлык челтәрләрен, җылыту системасын алмаштырачаклар. Инде тәрәзәләрне сүтү, алыштыру, идәннәрне җәю буенча барлык эшләр дә башкарылган.
Хәзер кардиология бүлегенең дүртенче катында монтаж һәм бизәү эшләре дәвам итә. Яңартылган палаталарда санузеллар, төнге яктырту, розеткалар һәм кислород өчен индивидуаль җайланмалар каралган.
Ремонтны җәй ахырына тәмамларга планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда ремонт программасына 16 нчы номерлы шәһәр хастаханәсе дә керде.