Сезонлы эшләр 15 нче августка кадәр, калганнары 1 нче ноябрьгә кадәр тәмамланачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт 71% ка башкарылган. Сезонлы эшләрне 15 нче августка кадәр, ә калганнарын 1 нче ноябрьгә кадәр тәмамлау күздә тотыла.
Киров һәм Мәскәү районнарында барлыгы 60 йорт ремонтланачак. Аларның берсендә – Серов урамында – эшләр 40% ка диярлек башкарылган. Монда фасадны яңартачаклар һәм җылытачаклар, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырачаклар, керү төркемнәрен ремонтлаячаклар. Моннан тыш, шәһәрлеләрнең ишегалдын да яңартачаклар. Ул үзенчәлекле булачак, дип хәбәр итте үзенең Telegram-каналында районнар администрациясе башлыгы Сергей Миронов.
Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонт 223 йортны колачлый. Яхшыртулар 60 меңгә якын кешегә кагылачак. Торак фондын капиталь ремонтлау «Безнең ишегалды» республика программасы белән үрелеп бара, шуңа күрә 19 йортта яшәүчеләрнең йортлары гына түгел, территорияләре дә төзекләндереләчәк.