Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.11.2023, 12:18

Казанның 65 нче мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кабинетлар ремонтланды

Биналарда электрны алыштырдылар, идән япмаларын һәм түшәмнәрен яңарттылар, стеналарны буядылар

Фото: Киров һәм Мәскәү районнары матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь). Казанның Мәскәү районындагы 65 нче мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кабинетлар ремонтланды. Хәзер укучылар тагын да уңайлырак шартларда шөгыльләнәләр – биналарда электрны алыштырдылар, идән япмаларын һәм түшәмнәрен яңарттылар, стеналарны буядылар, дип хәбәр иттеләр Киров һәм Мәскәү районнары матбугат хезмәтендә.

Белем бирү учреждениесендә барлыгы 500 дән артык укучы белем ала, шуларның 48 е – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар (24 е аутизм спектры бозылу белән, 23 е – психик үсеш тоткарлану белән, берсе – терәк-хәрәкәт аппараты бозылу белән). Мәктәптә инклюзив белем бирү мәсьәләләренә игътибар белән карыйлар – ата-аналар сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән эшне оештыруның югары дәрәҗәсен билгели. Бу хакта конкурсларда җиңүләр дә шаһитлык бирә. Мәсәлән, 2022 елда учреждение «Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе» булды («Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен махсус шартларның иң яхшы системасы» номинациясендә), ә 2023 елда «Казанның иң яхшы инклюзив мәктәбе» дип танылды.

Шулай ук бу елның мартыннан 65 нче мәктәп базасында «Үсеш векторы» консультация хезмәте эшли башлады. Белгечләр психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтәләр, ата-аналарга баланы туганнан алып балигъ булганчыга кадәр үстерү, тәрбияләү, укыту һәм социализацияләү мәсьәләләрендә мәгълүмат бирәләр. Ярдәмне балаларның әниләре һәм әтиләре (законлы вәкилләре) һәм тәрбиясез калган балаларны үз гаиләләренә кабул итәргә теләүчеләр ала.

Элегрәк, 2019 елда, учреждениедә азык-төлек блогы һәм спорт залы ремонтланган, 2021 елда мини-футбол өчен спорт мәйданчыгы төзелгән.

Бер ел эчендә Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен 54 мәктәп кабинеты капиталь ремонтланган. Гомуми суммасы 24 млн 800 мең сумга сенсор бүлмәләре, психолог һәм логопед кабинетлары, уку сыйныфлары яңартылган.

Шәһәр Мэры Илсур Метшин киләсе елга инклюзив сыйныфлар һәм үзәкләр санын арттырырга кушты. Хәзерге вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту 45 мәктәптә алып барыла, аларга ишетү, күрү, сөйләм, терәк-хәрәкәт аппараты бозылулары, психик үсешнең тоткарлануы, акыл буенча калышу, аутизм спектры бозылуы булган балалар йөри.

Барлык яңалыклар