В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы «Ачык Казан»га, район администрацияләренә, Тышкы төзекләндерү комитетына, идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итә ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче март). Казанда су басу мәсьәләләре буенча кайнар линияләр эшли.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалларында су басулар турында «Ачык Казан» системасына хәбәр итә ала. Заявкалар сайтта һәм 063 (стационар телефоннан), +7(843)236-41-23 (стационар һәм кәрәзле телефоннан) номерлары буенча кабул ителә.
Шулай ук ишегалды территорияләрен су басу турында казанлылар үз идарәче компаниясенә яки торак милекчеләре ширкәтенә хәбәр итә ала.
Торак массивларда заявкалар район администрацияләре телефоннары буенча кабул ителә:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)223-22-33 (тәүлек буе);
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)223-21-11 (дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты – 12:00 дән 13:00 гә кадәр, шимбә – 8:00 дән 17:00 гә кадәр);
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)223-29-99 (дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты – 12:00 дән 13:00 гә кадәр, шимбә – 9:00 дән 14:00 гә кадәр);
Совет районы: +7(843)223-20-00 (дүшәмбедән җомгага кадәр 8:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 сәгатькә кадәр, шимбә – 8:00 дән 16:00 гә кадәр, якшәмбе – 9:00 дән 17:00 гә кадәр);
Автомобиль юлларын су басканда эксплуатацияләү оешмасының дежур хезмәтенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: +7(843)555-07-96 (тәүлек буе), +7(843)555-44-50 (8:00 дән 17:00 гә кадәр);
Яңгыр канализациясе челтәрләре төзек булмаган очракта Тышкы төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк: +7(843)294-83-55, +7(843)294-83-56, +7(843)294-83-83-83 (барлык номерлар буенча шалтыратулар 8:00 дән 17:00 гә кадәр кабул ителә).