Аларны яңарту өчен махсус капремонт программасы кирәк, дип саный белгечләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август, Ксения Швецова). Казанда өч мәктәп һәм өч балалар бакчасы - мәдәни мирас объектлары статусына ия булган алты мәгариф учреждениесе бинасы - капиталь ремонтка мохтаҗ. Аларны яңарту өчен махсус капиталь ремонт программасы таләп ителә, ул мондый биналарны яңарту өчен кирәкле эшләрнең барлык үзенчәлекләрен дә исәпкә алачак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Әлеге объектлар арасында - Горький ур., 29/19 адресы буенча урнашкан, 1912 елда төзелгән 98-нче номерлы мәктәп биналарының берсе. Моңарчы анда элек танылган «Белинка» – В.Г. Белинский исемендәге 19-нчы номерлы мәктәп урнашкан иде. Анда язучылар Василий Аксенов һәм Рөстәм Кутуй, галимнәр Роальд Сәгъдиев һәм Эрнест Дибай, режиссер Марсель Сәлимҗанов кебек танылган кешеләр белем алды.
Шулай ук Вахитов районының Зур Кызыл ур., 60/35 адресы буенча урнашкан 15-нче номерлы балалар бакчасы да яңартуга мохтаҗ.
«Кызганычка каршы, без әлегә аларны капиталь ремонтлауга керешә алмыйбыз, чөнки мәдәни мирас объектлары буларак, алар техник яктан да, финанс ягыннан да ремонт ясауга бөтенләй башкача якын килүне таләп итә», – дип билгеләп үтте үз докладында И.Гыйниятуллин. Һәйкәл-мәктәпләргә реставрация элементлары белән капиталь ремонт кирәк, дип өстәде спикер.
«Гадәти мәгариф учреждениеләрен һәм мәдәни мирас объектларын капиталь ремонтлау программалары, аларны финанслау чыганаклары кебек үк, төрле булачак дип уйлыйм, – дип фикерләре белән уртаклашты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Без әлеге алты объект буенча барлык мәгълүматны әзерләдек һәм республика Хөкүмәтенә юлладык. Тиздән чишелеш табылыр, дип көтәбез».
Исегезгә төшерәбез, 2020-2022 елларга Казанның торак фондын капиталь ремонтлауның 3 еллык программасына мәдәни мирас объекты булган күпфатирлы йортлар кертеләчәк. Аларны яңарту өчен, белгечләр фикеренчә, шулай ук аерым капремонт программасы кирәк.