Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2025, 09:45

Казанда бу елны 6 социаль объект төзелгән

«Яз» һәм «Идел буе киңлекләре» торак комплексларында яңа поликлиникаларны ел ахырына кадәр тапшырырга ниятлиләр

2025 елда Казанда алты социаль объект төзелгән. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында «Җәй» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән 123 нче номерлы физика-математика лицее һәм «33 нче хәрби шәһәрчек» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелгән. «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында Вишневка торак массивында Гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге, моннан тыш агымдагы ел ахырына кадәр тапшырылачак ике поликлиника сафка бастырылган. «Яз» торак комплексындагы поликлиника олыларны кабул итәчәк, ә «Идел буе киңлекләре» торак комплексындагысы балалар өчен исәпләнгән. Алар сменасына 400 һәм 200 авыруны кабул итә алачак.

Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән финанс чаралары ярдәмендә 18 нче хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше дәвам итә. Объектны 2026 елга тапшыру күздә тотыла.

6 ноябрьдә Россия президенты Владимир Путин катнашында видеоэлемтә аша Копылов урамында урнашкан «Рубин» футбол клубы базасында «Физик тәрбияне һәм массакүләм спортны үстерү» федераль проекты кысаларында төзелгән Футболны үстерү үзәген ачу тантанасы үтте.

Моннан тыш, бу елны шәһәрдә биш универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән: шуларның дүртесе мәгариф учреждениеләре – 14 нче гимназия, 17 нче, 120 нче һәм 22 нче мәктәп территориясендә, берсе «Смена» спорт мәктәбендә. 2013 елдан республика программасы буенча шәһәрнең төрле районнарында барлыгы 134 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән.

«Салават күпере» торак комплексында Спорт үзәге һәм «Нармонка» балаларны сәламәтләндерү лагере төзелеше дәвам итә. Лагерь мәйданчыгында өч корпус түбә астына кертелгән, ашханә бинасы төзелә, төзелешнең киләсе этабы кысаларында медпункт һәм спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Лагерьда эшләрне 2027 елда тәмамларга ниятлиләр.

5 ел эчендә Казанда барлыгы 12 мәктәп һәм 21 балалар бакчасы төзелгән.

Барлык яңалыклар