Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.02.2021, 13:18

Казанда быел дүрт музыка мәктәбен реконструкцияләү планлаштырыла

«Мәдәният» милли проекты буенча биналарга капиталь ремонт ясалачак һәм укыту җиһазлары сатып алыначак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль, Алинә Бережная). Казанда быел шәһәр үзәгендәге 1-нче һәм 3-нче номерлы, Баруди урамындагы 2-нче номерлы һәм Юдино бистәсендәге 10-нчы номерлы дүрт музыка мәктәбен реконструкцияләү планлаштырыла. «Мәдәният» милли проекты буенча биналарга капиталь ремонт ясалачак һәм укыту җиһазлары сатып алыначак. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

Яңартылган диварларда уку елы Гвардия урамындагы 4-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен башланды инде. Бу ярты гасырлык тарихы булган шәһәрдә иң борынгы мәктәпләрнең берсе һәм өстәмә белем бирү объекты, анда Россия Мәдәният министрлыгы белән уртак финанслау программасы буенча комплекслы капиталь ремонт үткәрелде, дип сөйләде Азат Абзалов.

Быелгы планнарда – Киров һәм Мәскәү районнары мәктәпләрен ремонтлау. Капиталь ремонт Баруди урамындагы 2-нче номерлы балалар музыка мәктәбендә узачак. «Мәктәптә традицион рәвештә югары белем бирү дәрәҗәсе саклана: музыкадан тыш биредә сәнгать һәм хореография юнәлеше дә актив үсеш ала», – дип сөйләде Азат Абзалов. Шулай ук Юдино бистәсендәге 10-нчы номерлы балалар музыка мәктәбендә капиталь ремонт ясалачак.

Казанның тарихи үзәгендә урнашкан һәм мәдәни мирас объектлары булып торган П.И.Чайковский исемендәге 1-нче һәм Р.Яхин исемендәге 3-нче номерлы музыка мәктәпләре дә төзекләндерүгә әзерләнә. Бу учреждениеләр буенча проект карары әзер инде.

Азат Абзалов сүзләренә караганда, 2022 елга Космонавтлар урамындагы 7-нче номерлы балалар музыка мәктәбен һәм Индустрия урамындагы 7-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбен комплекслы яңарту планлаштырылган.

Шулай ук О.Лундстрем исемендәге 16- нчы номерлы музыка мәктәбендә нигезләнгән шәһәр симфоник джаз оркестры өчен «Мәдәният» милли проекты кысаларында 7,5 млн сумлык музыка кораллары һәм җиһазлар сатып алынган.

Мәктәпләрне реновацияләүгә параллель рәвештә китапханәләрне, аерым алганда, Мәүлүтев урамындагы учреждениеләрне модернизацияләү дәвам итәчәк. «Бу объектта эш агымдагы елда бюджет үтәлеше буенча уңай динамика булган очракта башланачак», – дип ассызыклады Азат Абзалов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.02.2021
Видеорепортаж
08.02.2021 12:35
Казанда 2020 елда шәһәрнең барлык 6 эре мәдәни үзәгендә капиталь ремонт программасы тәмамланды
Барлык яңалыклар