В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – спортчыларны бүләкләү, спартакиада кубогын тапшыру һәм танылган артистлар чыгышы
29 майда «Трудовые резервы» стадионында «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасының икенче сезонын ябу тантанасы була.
Мәйданчыкта кунакларны чемпионнар, призерлар һәм уеннарда катнашучыларның бәйрәм парады, иң көчле спортчыларны бүләкләү һәм төп күчмә спартакиада кубогын тапшыру көтә. Моннан тыш, тамашачылар өчен махсус программа әзерләнгән, кунаклар алдында махсус кунак – «Болгар радиосы» премиясе иясе һәм «От Ыры» этник эстрадасы фестиваль-конкурсы лауреаты, музыкант Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясаячак. Шулай ук чарада катнашучылар өчен энергияле һәм актив Зумба зарядкасын үткәрәчәкләр.
Спартакиаданың икенче сезонында Казанның барлык районнарыннан 4 меңнән артык спортчы һәм 2 мең җанатар катнашты. Сезон дәвамында тормыш сөючеләр 10 дисциплинада, шул исәптән яңалары – шашка, мини-волей Һәм «Иң тугры җанатарлар» дисциплиналарында иң көчлеләр исеме өчен көрәштеләр. Барлыгы 1 меңнән артык шәхси бүләк һәм 270 бүләк кубогы уйнатылды, абсолют җиңүчеләр мактаулы күчмә кубоклар алачак.
«Йөзьяшәрләр уеннары» спартакиадасы проекты 2023 елның октябрендә «Яшәү яме» социаль проектының дәвамы буларак старт алды, ул ТР башкаласында 2016 елдан гамәлгә ашырыла һәм өлкән яшьтәге казанлыларның сәламәт яшәү рәвешен куәтләүгә юнәлдерелгән. Беренче елда Спартакиада 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган 3000 нән артык казанлыны берләштерде.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» проектын актив озын гомерлелекнең иң яхшы тәҗрибәләрен Бөтенроссия сайлап алуда «Сәламәт яшәү рәвеше» номинациясендә җиңүче дип таныдылар.
Чара 10:00 сәгатьтә башланачак, трибуналарга 9:30 дан күтәрелергә мөмкин, дип хәбәр итә Казанның физик культура һәм спорт комитеты.