Яңартыла торган территориянең озынлыгы 1,16 км тәшкил итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). Казанның Совет районы Нагорный торак массивында 1,16 км озынлыктагы юл участогы ремонтлана.
Яңартыла торган участокта инде юл һәм тротуар борт ташлары, тротуарларның таштан торган түбән катламы салынган. Шулай ук 11 мең кв. метрдан артык мәйданда соңгы тигезләүче асфальт-бетон катлам түшәлгән, 35 нче номерлы йорт янындагы җәяүлеләр кичүе һәм светофор күчерелгән.
Реконструкция проектын эшләүче – «Волгапроектстрой» ҖЧҖ, заказ бирүче – «Главтатдортранс» ДКУ, дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында. Территорияне «2022 елда Татарстан Республикасы Казан урам челтәре объектларында тузган катламнарны торгызу һәм авария чокырларын бетерү» программасы буенча яңарталар.